Эт кешенең дустымы?
Юлда йөргәндә кемнәр белән генә очрашмыйсың да, нәрсәләр генә ишетмисең, нинди генә хәлләргә тарымыйсың. Бу вакыйганы үткән көзлектә, Мәскәү-Калининград поездында барганда, Орёл шәһәрендә яшәүче өлкән яшьтәге бер апа сөйләгән иде.
Мин югары уку йортында белем алучы улым янына, ә ул бу шәһәрдәге кызы, оныгы янына бара иде. Аның сөйләгәнен тыңлаганда...