Кукмаралылар: “Путинны уйларга вакыт юк, бакчаны чүп басты”
Илбашы Владимир Путинның хатыны Людмила белән аерылышуы хакындагы хәбәр тиз арада Интернет челтәрен "яулап" алды. Кукмаралылар бу турыда беләме? Аларның фикерләре нинди? Сораштыруыбыз шул хакта.
Әминә ханым, 53 яшь:
-Путинның хатыны белән аерылышуы турында ишетмәдек. Аны уйлау түгел, бакча чүбе белән телевизор да карый алмыйм: караңгы төшкәч кенә өйгә керәбез....