5 май 2014 яңалыклары
-
Кукмара 4нче мәктәбе укучысы фәнни-гамәли конференциядән Мактау грамотасы белән кайткан
Зур Сәрдек гимназиясендә 8-11 сыйныфлар арасында Сәгыйть Сүнчәләй исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чарада Кукмара 4нче урта мәктәбенең 8"В" сыйныф укучысы Руслан Шакиров инглиз теле фәненнән "Социаль-гуманитар һәм икътисад фәннәре" дигән номинациядә Мактау грамотасына лаек булды. Җитәкчесе Раушания Анисимова.
-
РДКда Җиңү көне уңаеннан концерт була
Иртәгә, 6 майда, көндезге сәгать икедә, район Мәдәният йортында Җиңү бәйрәменә багышланган концерт була. Керү ирекле.
-
Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы һәр тармакка бурычлар билгеләде
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә язгы кыр эшләре барышы, төзелеш тармагында дәүләт программалары нигезендә балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары, полиция участок йортлары, Зур Кукмарада мәдәният йорты төзелешен, мәктәпләрне капиталь төзекләндерүне дәвам итү турында сөйләшенде. Җиңү бәйрәменә, балаларның җәйге ялларын оештыруга хәзерлек, поселок һәм авылларны төзекләндерү эшләре буенча да төгәл...
-
Лубянлылар бердәм булып "Татарстанның чиста урманнары" акциясенә кушылды
"Татарстанның чиста урманнары" республика акциясе кысаларында 14 июньгә кадәр урманнарның санитар-экологик хәлен яхшырту чаралары үткәрелә. Бөтенроссия урман утырту көнендә Лубянны яшелләндерү өчен зур күләмле эш башкарылган - күмәк көч белән барлыгы 500гә якын агач, Лубян урманчылыгы һәм урман-техник көллияте коллективы тырышлыгы белән урманга 15 мең ылыслы агач үсентесе утыртылган. Шулай...
-
Район мәктәпләрендә ветераннар белән очрашулар уза
Бөек Җиңүнең 69 еллыгын каршылау уңаеннан уку йортларында ветераннар белән очрашулар үткәрелә. Район ветераннар Советы активистлары, Мәмәшир һәм Түбән Өскебаш урта мәктәпләрендә булып, укучылар белән очрашу кичәләрендә катнашканнар. фото: http://www.prov-telegraf.ru/oblast-news/32088-vo-frunzenskom-rajone-proshla-vstrecha-veteranov-vojny-so-shkolnikami.html
-
9 майда "Вахитовчы" спорт мәйданчыгында футбол ярышы була
9 майда Кукмарадагы "Вахитовчы" спорт мәйданчыгында Ворошилов һәм Вахитов урамнары командалары арасында 2001елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында Виктор Аввакумов истәлегенә футбол буенча иптәшләрчә очрашу үткәрелә. Башлана 17 сәгатьтә. фото: http://vk.com/fut_dastan