5 май 2013 яңалыклары
-
Кукмарада яңгыр явуы көтелә
ТРның гидрометереология һәм әйләнә-тирә мохит буенча идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 6 майда Кукмарада болтылы һава, бераз яңгыр явуы көтелә. Һава температурасы көндез 16 градуска кадәр күтерәләчәк. Төнлә исә 10 градус җылы булачак. Атмосфера басымы 746 миллиметр терекөмеш баганасын тәшкил итә. фото:http://www.sports.ru
-
Кукмара балалары Шүрәле ясый
Татарның мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулу һәм Казанда узачак Бөтендөнья Универсиада уеннары уңаеннан уздырылучы Халыкара "Сөйкемле Шүрәле" бәйгесенең беренче туры тәмамланды. "Киез" һәм "Чигү" номинацияләрендә Кукмарадан 128 эш кабул ителде. фото: http://stranamasterov.ru
-
Туембашта чишмә “ачылды”
Туембаш авылында "Югары оч чишмәсе" чистартылды. Әлеге чишмәне ташу вакытында якындагы плотинадан аккан су ләм белән каплаган иде. Хәзер бирегә суга йөрергә мөмкин. фото: http://riasar.ru
-
"Яңа гасыр"да Кукмаралар җырлады
4 майда "Татарстан яңа гасыр" телеканалында "Җырлыйк әле" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде. Тапшыруның кунаклары булып кукмаралылар катнашты.
-
Кукмара волонтерлары “Доброград-2013”кә китте
Зур Кукмара урта мәктәбе укучысы Алсу Касыймова ундүртенче "Доброград-2013" слетында катанашырга Карачаево-Черкессиянең Архыз бистәсе юл тотты. Алсу биредә Регионара "Волонтер" хәрәкәтенең "Волентер - Кукмара" бүлекчәсенең PR - менеджеры буларак катнаша. Әлеге слет 5-10 майларда узачак.