Поздравления

Галиев Нурсил Зиннәт улының туган көне!

Зур Кукмара авылында гомер итүче кадерле кешебез Галиев Нурсил Зиннәт улының 11 сентябрьдә туган көне – 75 яшьлек юбилее.

Әтиебез – спорт өлкәсендә милли көрәш буенча Россиянең спорт остасы, район Сабан туеның 14 мәртәбә баш батыры.

Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа бездән теләк: саулык, озын гомер, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, сөенеп, шатланып яшәвеңне телибез.

Иң изге теләкләр белән кызларың Гөлназ, Гөлшат, киявең Илдус, оныкларың Илшат, Әнвәр, Сиринә.

 

Нет комментариев