фото

Танылган татар блогерлары блог-тур кысаларында Кукмара районында булдылар

Танылган татар блогерлары Ринат Галиәхмәтов (tatar_malay) һәм Илназ Габидуллин (kizik_mizik) блог-тур кысаларында Кукмара районында булдылар. Татар блогингы йолдызлары социаль челтәрләр турында, аларның ничек эшләве, тискәре-уңай яклары хакында сөйләделәр, эчтәлеге формалашу, аккаунтларның үсеше, абүнәчеләр санын арттыру ысуллары буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Нет комментариев