фото

Кукмарада мәктәпне тәмамлаган 217 егет һәм кыз "Чыгарылыш кичәсе"нә җыйналды

Район мәктәпләрен быел 217 егет һәм кыз тәмамлады. Алар өчен бәйрәм чарасы Кукмараның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда узды. Чыгарылыш укучыларын, аларның әти-әниләре, укытучыларны, бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров котлады. Укуда аеруча зур уңышларга ирешкән 51 егет-кызга Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды

Нет комментариев