“Зебра” кирәклеге бәхәссез
Машиналар хәрәкәте көчле булганлыктан, кайчак чыгарга аптырап торасың
Рудник авылы каршындагы "Әхмәт" тукталышы, гадәттәгечә, ике яклы. Кукмарага бару өчен юлның икенче ягына, зират турысына чыгарга кирәк. Машиналар хәрәкәте көчле булганлыктан, кайчак чыгарга аптырап торасың. Беркөн күрәм: "7 километр" тукталышы ягыннан Кукмарага таба автобус килеп туктады. Бер хатын, машиналар агымына куркып карый-карый, юл аша автобуска таба йөгерде. Автобус озак көтә алмый бит! Иң алдагы машина хуҗасының аны үткәрергә исәбе юк иде: кычкырта-кычкырта, ягъни теге хатынга кисәтү ясап, алга чабуын белде. Таптаткан булса?! Бу урында җәяүлеләр өчен "зебра" ясарга кирәктер инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев