Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Җәяүлеләр өчен тимер юл рельслары аркылы күтәртелгән сукмак ясап булмасмы?

Район газетасын игътибар белән укып барам, журналистлар бик кирәкле темаларны яктырталар. Мәсәлән "Чишмәкәй" дача ширкәте турында язма кызыксыну уятты. Халыкка дачалар бик кирәк. Ут-су булса, бакчалардан бик теләп файдаланырлар иде. Халыкны борчыган сорау-тәкъдимнәрем дә бар. Поселокның Туеш микрорайоныннан үзәккә иске хәрби комиссариат бинасы яныннан җәяүләп чыгу өчен башта таудан менәргә,...

Район газетасын игътибар белән укып барам, журналистлар бик кирәкле темаларны яктырталар. Мәсәлән "Чишмәкәй" дача ширкәте турында язма кызыксыну уятты. Халыкка дачалар бик кирәк. Ут-су булса, бакчалардан бик теләп файдаланырлар иде. Халыкны борчыган сорау-тәкъдимнәрем дә бар. Поселокның Туеш микрорайоныннан үзәккә иске хәрби комиссариат бинасы яныннан җәяүләп чыгу өчен башта таудан менәргә, аннан тимер юлны үтәргә кирәк. Өлкәннәр, бала коляскасы белән баручы хатын-кызлар аны мең бәла белән атлап чыгалар. Шул урында җәяүлеләр өчен тимер юл рельслары аркылы күтәртелгән сукмак ясап булмасмы?

Тагын бер соравым ЮХИДИ җитәкчелегенә: хәзер күп урында машиналарның тизлеген исәпләп торучы видеорегистраторлар куялар. Белүемчә, андый җирләрдә: Игьтибар! Машиналарны видеога төшерү бара" , - дигән кисәтү билгесе дә куелырга тиеш. Нигә бу таләп үтәлми икән?

Венера ХӘЙРУЛЛИНА, Кукмара поселогы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев