Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Ураза тоту турында язылган хатка ике җавап

Район газетасының соңгы саннарның берсендә бер апа ураза тота башлаганы һәм уразасы авыррак тоелуы турында укучыларга җиткергән. Аңа әйтәсе килгән сүзем бар иде. Беренчедән, шундый олы, риясыз гамәлгә тәвәккәлләп алынуы өчен аңа Аллаһның рәхмәте һәм ярдәме булсын дип телисем килә. Икенчедән, галимнәребез билгеләп үткәнчә, гамәл-гыйбадәт кылуда кеше никадәр күбрәк авырлык...

Район газетасының соңгы саннарның берсендә бер апа ураза тота башлаганы һәм уразасы авыррак тоелуы турында укучыларга җиткергән. Аңа әйтәсе килгән сүзем бар иде. Беренчедән, шундый олы, риясыз гамәлгә тәвәккәлләп алынуы өчен аңа Аллаһның рәхмәте һәм ярдәме булсын дип телисем килә. Икенчедән, галимнәребез билгеләп үткәнчә, гамәл-гыйбадәт кылуда кеше никадәр күбрәк авырлык кичерсә, шуның кадәр савабы да күбрәк була аның. Ә киңәш йөзеннән шуны әйтер идем: ураза тотарга җиңелрәк булсын өчен сәхәр ризыкларына өстәп тагын 3-4 финик җимеше ашап куярга кирәк. Уразаларыбыз кабул булсын!

Райнур хәзрәт

"Хезмәт даны" газетасында бер апа өч көн ураза тотуны "бик авыр нәрсә икән" дип язган. Хәтта "өченче көнендә кояш баеганын минутлап көттем" дип яза бичара ханым. Аңа әйтәсе килгән сүзем бар иде. Беренче ел ураза тотканда, дөрестән дә, авыррак булырга мөмкин, әмма 3-4 көннән соң организм ияләшә, хәтта ничектер рәхәт булып китә. Безнең 82 яшьлек әбиебез әле дә ураза тота. Аңа: "Район газетасында бер апа ураза тотарга авыр, дип зарланган", - дигәч, ул: "Сәхәрдә өч финик җимеше ашасаң, ураза тотарга җиңелрәк була", - дип җавап бирде. "Үзеңә авыр түгелме соң?" - дип сорагач: "Без яшь чакта, җәйге челләдә урак өсте вакытында көне буе басуда эшләп ураза тоттык. Авыз ачканда табыннарыбыз да хәзерге шикелле түгел иде. Быелгы ураза бигрәк җиңел: көне салкын, кояш кыздырмый, кичен җаның ни тели, шуны ашыйсың. Аннары шунысы да бар: уразаны ач торам дип түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен Аллаһ кушканын үтим" дип тотсаң, бер авырлыгы юк", - дип җавап бирде.

Бер егет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев