Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Сельдерейны февральнең 15енә кадәр чәчәргә кирәк

Быелгы уңыш өчен кайгырта башларга вакыт җитә. Бакчагызга сельдерей утыртсагыз, җәй буе тирә-якка хуш ис бөркеп торыр. Сельдерейны гыйнвар ахырыннан февральнең 15енә кадәр чәчәргә кирәк. Аның ике төре бар: яфрагын һәм тамыр өлешен куллана торганы. Сатып алганда сорап алсагыз, яхшырак булыр. Орлыкларны савытка балчыкка чәчкәч, күмәсе түгел. Күп итеп кар...

Быелгы уңыш өчен кайгырта башларга вакыт җитә. Бакчагызга сельдерей утыртсагыз, җәй буе тирә-якка хуш ис бөркеп торыр.

Сельдерейны гыйнвар ахырыннан февральнең 15енә кадәр чәчәргә кирәк. Аның ике төре бар: яфрагын һәм тамыр өлешен куллана торганы. Сатып алганда сорап алсагыз, яхшырак булыр.

Орлыкларны савытка балчыкка чәчкәч, күмәсе түгел. Күп итеп кар салып, полиэтилен белән каплап куярга кирәк. Нечкә генә җеп сыман үсентеләр үсеп чыгалар. Бераз үскәч, ныгып китәләр. Яфраклары петрушканыкы шикелле була. Җирләр җылынгач, туфракка күчереп утыртабыз.

"Май аенда бакчага гына чәчеп булмый микән?" - диючеләр дә булыр. Орлыклары юкка чыга, тишелми диярлек.

Рафилә ФӘТТАХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев