Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Әйтер сүзем бар...

Сабантуй – үткәнне, бүгенгене зурлау ул

Аллага шөкер, кабат Сабантуйларын күрергә насыйп булды. Халкыбыз зирәк бит ул, вакытын белеп кенә гүзәл бәйрәмнәр дә оештырып килгән. Асылында бит аның Җир-Ананы олылау, халкыбызның күңел байлыгын, өлкәннәргә ихтирам, хезмәт кешесен зурлау белән бергә тәнгә көч-дәрман, күңелләргә дәрт өстәп, тормыш-яшәешне алга этәрүче зур көч ята. Шәһәрдә яшәгәндә һәр елны авылыбыз...

Аллага шөкер, кабат Сабантуйларын күрергә насыйп булды. Халкыбыз зирәк бит ул, вакытын белеп кенә гүзәл бәйрәмнәр дә оештырып килгән. Асылында бит аның Җир-Ананы олылау, халкыбызның күңел байлыгын, өлкәннәргә ихтирам, хезмәт кешесен зурлау белән бергә тәнгә көч-дәрман, күңелләргә дәрт өстәп, тормыш-яшәешне алга этәрүче зур көч ята.

Шәһәрдә яшәгәндә һәр елны авылыбыз Зур Кукмараның Сабан туена ашкынып кайттык. Әти-әниебез нигезенә җыелышып, балалар, туганнар белән гөрләшәбез. Әлхәмдүлилләһ, ул бүген дә шулай дәвам итә, гаилә тарихын барлыйбыз, нәселебезне өйрәнәбез. Әйе, Сабан туеның чын кыйммәте шунда - туган-кардәшлекне ныгыту, авылның үткәнен, бүгенгесен зурлау ул. Быелгы Сабан туе бигрәк тә үзенчәлекле. Изге Рамазан килеп җитте, димәк, күңелләребез сафлансын, изгелекләребез артсын өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан барыбызга да мөмкинлекләр булачак.

Хәерле еллар килеп, ил-көннәребез тыныч-имин булсын, иншалла.

Рәсимә ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев