Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Онытылган...

Безнең кавышканга 5-6 ай чамасы гына иде. Минем хәләл җефетнең килененең юбилеена әзерләнәбез. Мин дә күлмәк-чалбарларымны үтүкләп, эзерләп йөрим. Шулай җыенган арада тормыш иптәшем юкка чыкты. Бәйрәмчә киенгән килеш аптырап, каралты-кураларны да әйләнеп чыктым. Беркайда да юк, җир йотканмыни! Сәер, кая китәр бу?! Инеш буена да төшеп мендем, аптырагач. Шулай...

Безнең кавышканга 5-6 ай чамасы гына иде. Минем хәләл җефетнең килененең юбилеена әзерләнәбез. Мин дә күлмәк-чалбарларымны үтүкләп, эзерләп йөрим. Шулай җыенган арада тормыш иптәшем юкка чыкты. Бәйрәмчә киенгән килеш аптырап, каралты-кураларны да әйләнеп чыктым. Беркайда да юк, җир йотканмыни! Сәер, кая китәр бу?! Инеш буена да төшеп мендем, аптырагач. Шулай итеп, өйлә узып китте. Ялгызың бәйрәмгә йөрмәссең бит инде дип, киемнәремне алыштырдым. Вак-төяк эшләр караштырган арада кич тә җитте. Барлык таныш-белешләргә шалтыратып чыктым. Бер танышым миңа телефоннан: "Борчылып торма, ул юбилейда бит. Монда бик күңелле, яхшы итеп әзерләнгәннәр, хатының исән-сау, борчылма, ят та йокла", - диде. "Ярар, - мин әйтәм. - Исән-сау булгач", - гәҗит укый-укый йоклап киткәнмен.

Иртән хатын кайтып җитте. "Мине сорадылармы соң? - дип кысыксындым.

-И-и, аларның мәшәкәтле чаклары, кем сине искә алсын инде?! Кайсыдыр сораган да иде бугай. Бәй, онытылган икән дип куйдым, үзем дә аптырап, - диде. Вокзалда чемоданын онытып калдырганмыни...

Ул вакытта эчми дә идем әле, югыйсә. Кеше бәйрәм иткәндә "ак карга" сыман утырыр, диде микән.

"Килгән килмешәк"нең беренче чирканчык алуы иде бу.

Илдус.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев