Мәмәдышлардан калышмыйк
Күптән түгел ял көннәренең берсендә Мәскәүдәге 1 каналдан Мамадышны күрсәттеләр. Анда инде, ялгышмасам, икенче ел рәттән зур итеп "Чана бәйрәме" үткәрелә. Оста куллылар - мамадышлылар гына түгел, башка районнарда яшәүчеләр дә, фантазияләрен эшкә җигеп, төрле төрдәге чаналар ясап, тау шуалар. Кем иң зур тизлектә таудан төшә - беренче урын аңа...
Күптән түгел ял көннәренең берсендә Мәскәүдәге 1 каналдан Мамадышны күрсәттеләр. Анда инде, ялгышмасам, икенче ел рәттән зур итеп "Чана бәйрәме" үткәрелә. Оста куллылар - мамадышлылар гына түгел, башка районнарда яшәүчеләр дә, фантазияләрен эшкә җигеп, төрле төрдәге чаналар ясап, тау шуалар. Кем иң зур тизлектә таудан төшә - беренче урын аңа бирелә. Тауны кардан өеп, боз белән катырып ясаганнар иде. Телевизор экраныннан караганда ук бик кызыклы чара икәне күренеп тора. Ник безнең районда да шундый күңелле, башка төбәкләрне җәлеп итәрлек бәйрәмнәр уздырылмый икән? Тауны кардан ясыйсы да юк бит, әзере бар. Зур Кукмара авылында да менә дигән тау. Дөрес, "Кукмара итекләре" фестиваль-ярминкәсе оештырыла-оештырылуын, әмма ул да традицион ярминкәгә кайтып бара. Кыш бабайлар парадыннан соң ник алар арасында төрле конкурслар үткәрмәскә ди?! Районыбызга мәдәният өлкәсендә зур үзгәрешләр, яңалыклар кертүче яшь, көчле белгечләр кирәк. Яшь табибларны кызыксындырган кебек, бәлки аларны районга кайтару өчен кызыксындыру уйлап табаргадыр?!
фото: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев