Концертның ямен җибәрмик
Көзнең дә соңгы аена кердек. Йорт яны, бакча тирәсендә дә эшләр бераз кимеде. Хәзер рәхәтләнеп ял итәргә, Мәдәният йортына концертларга йөрергә була. Бик еш барам, дип әйтә алмыйм, әмма күңелемә ошаган артистның концертын карыйсы килә. Бәяләре дә очсыз димәс идем - 300 сум. Шундый акчалар түләп кергән тамашаның да ямен...
Көзнең дә соңгы аена кердек. Йорт яны, бакча тирәсендә дә эшләр бераз кимеде. Хәзер рәхәтләнеп ял итәргә, Мәдәният йортына концертларга йөрергә була. Бик еш барам, дип әйтә алмыйм, әмма күңелемә ошаган артистның концертын карыйсы килә. Бәяләре дә очсыз димәс идем - 300 сум. Шундый акчалар түләп кергән тамашаның да ямен җибәрүчеләр була. Концерт барышында кайбер кешеләр якыннарын, танышларын туган көннәре белән котлавын сорап, артистка хатлар юллыйлар. Билгеле, танылган кешедән котлау сүзе ишетәсе, бу көнне истәлекле итеп үткәрәсе дә киләдер. Минемчә, туган көн һәркемнең шәхси бәйрәме, акчасын түләп, концерт карап утыручы тамашачының вакытын алырга кирәк түгел. Бу тормышта үзебез турында гына уйламыйк, әйләнә-тирәдәгеләргә дә битараф булмыйк.
Җәмилә АСЫЛГӘРӘЕВА
фото: http://www.xinhuaphoto.ru/catalog/prod/10444
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев