Концертлар рус һәм татар телләрендә үрелеп барсын иде
Район Мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан да концерт булган иде. Анда балалар бик матур итеп чыгыш ясадылар. Ләкин бу концерт русча гына барды дисәм дә, ялгыш булмас. Татар телендә шигырь-җырлар бик аз яңгырады, балаларның күбесе татар милләтеннән иде. Җәмәгать, без бит Татарстанда яшибез. Мәктәптә җыр дәресе һәм сәнгать мәктәбе укытучыларына...
Район Мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан да концерт булган иде. Анда балалар бик матур итеп чыгыш ясадылар. Ләкин бу концерт русча гына барды дисәм дә, ялгыш булмас. Татар телендә шигырь-җырлар бик аз яңгырады, балаларның күбесе татар милләтеннән иде. Җәмәгать, без бит Татарстанда яшибез. Мәктәптә җыр дәресе һәм сәнгать мәктәбе укытучыларына шуны әйтәсем килә: татар телендә дә шигырь-җырлар өйрәтсәгез иде. Кайбер әниләр, әбиләр тамаша гел русча гына бара дип кайтып та киттеләр. Әгәр ике телдә үрелеп барса, ничек яхшы булыр иде. Дөрес, Кукмарада башка милләт вәкилләре дә яши, ләкин алар да татарча бик оста сөйләшәләр бит. Әллә кайсы илләрдән, мәсәлән, Кытайдан ук Казанга килеп татар җырларын өйрәнүчеләр бар. Алардан булса да үрнәк алыйк.
Кәүсәрия МИННЕГАЛИЕВА, Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев