“Хыял” кабымлыгын ничек әзерләргә?
6 чистартылган тозлы сельдь балыгы филесы, 2 аш кашыгы горчица, 2 тозлы кыяр, 3 баш суган, маринад өчен: 1 стакан алма серкәсе, 3 артыш җимеше, 1 бөртек хуш исле борыч, канәфер, 5 бөртек кара борыч, 1 дәфнә яфрагы кирәк. Маринад болай ясала: кәстрүлгә 1 стакан су, алма серкәсе, артыш җимеше,...
6 чистартылган тозлы сельдь балыгы филесы, 2 аш кашыгы горчица, 2 тозлы кыяр, 3 баш суган, маринад өчен: 1 стакан алма серкәсе, 3 артыш җимеше, 1 бөртек хуш исле борыч, канәфер, 5 бөртек кара борыч, 1 дәфнә яфрагы кирәк.
Маринад болай ясала: кәстрүлгә 1 стакан су, алма серкәсе, артыш җимеше, канәфер, борыч, дәфнә яфрагы салып 5 минут кайнаткач, суытыгыз.
Балык итенең эчке ягына горчица сылагыз. Кыярларны токмачлап турап, филе өстенә салыгыз. Филены рулет итеп төреп, агач таякчыклар белән кадап куегыз. Суганны чистартып, боҗралап турагыз. Сельдь рулетларын савытка тыгызлап тутырыгыз да, өсләренә боҗралап киселгән суган куегыз. Аннары маринад агызып, азык пленкасы белән каплап, 6 көнгә суыткычка куегыз.
фото: http://stroiniashka.ru/forum/53-318-251
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев