Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Хезмәтләреннән канәгать калдым

Без - сугыш чоры балалары. Михнәтле еллар балачагыбызның, яшьлегебезнең бөтен матурлыгын, рәхәтлеген урлады. Ачлыкны да, ялангачлыкны да кичердек. Гомеребез эш белән узды. Аларның берсе дә эзсез үтмәгән - хәзер аяк-куллар сызлый, кан басымы уйный. Гел дәваланып торырга кирәк. Апрель аенда "Тылсым" тернәкләндерү үзәгенә йөреп, тәнемә дә, җаныма да шифа алдым....

Без - сугыш чоры балалары. Михнәтле еллар балачагыбызның, яшьлегебезнең бөтен матурлыгын, рәхәтлеген урлады. Ачлыкны да, ялангачлыкны да кичердек. Гомеребез эш белән узды. Аларның берсе дә эзсез үтмәгән - хәзер аяк-куллар сызлый, кан басымы уйный. Гел дәваланып торырга кирәк.

Апрель аенда "Тылсым" тернәкләндерү үзәгенә йөреп, тәнемә дә, җаныма да шифа алдым. Бик күп төрле дәва чаралары билгеләделәр. Тоз шахтасына да йөрдем - бик файдалы икән. Күңелле ял чараларында да катнаштык. Тәмле ризыклар белән сыйладылар. Коллективтагы берсеннән-берсе уңган, тырыш, якты йөзле, тәмле телле хезмәткәрләрнең хезмәтеннән бик канәгать калдым.

Җиһанша Мөбарәкшин, Кукмара бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев