Елмаеп-көлеп алыйк (мәзәк хәлләр)
Беренче маршрут автобусы "Әхмәт" кибете янына килеп туктады. Халык утырырга ашыкты. Бер чибәр хатын үзенең кечкенә улы белән арткы ишеккә таба юнәлде, әмма ишек ачылмады. "Сим-сим, ишекне ач!" дигән тылсымлы сүзләр әйтергә иде, - дип киңәш бирде әлеге хатынга икенче пассажир. Тегесе елмайды: -Әйттем мин, тик башка сүзләрне. Катыракны... *****...
Беренче маршрут автобусы "Әхмәт" кибете янына килеп туктады. Халык утырырга ашыкты. Бер чибәр хатын үзенең кечкенә улы белән арткы ишеккә таба юнәлде, әмма ишек ачылмады. "Сим-сим, ишекне ач!" дигән тылсымлы сүзләр әйтергә иде, - дип киңәш бирде әлеге хатынга икенче пассажир. Тегесе елмайды:
-Әйттем мин, тик башка сүзләрне. Катыракны...
*****
Әни белән әтием бер-бер артлы вафат булгач, Коръән ашы үткәрергә дип, кибеттә азык-төлек алып йөрүем иде. Шулчак таныш хатын очрады. Кайгымны уртаклашканнан соң:
-Безнең дә песиебез үлеп китте бит әле, - дип елап җибәрде.
фото: gtrk-saratov.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев