Автобусның Кукмарадан авылга китү вакытын күчереп булмас микән?
Гомернең иң күп өлешен трактор чанасында, сөт бидоннары арасында йөреп үткәргәннән соң (сагынып әйтүем түгел), без дә маршрут автобусларында йөри башладык. Кәркәүчкә бара торган маршрут егерме ике авылга хезмәт күрсәтеп, көнгә өч тапкыр килә һәм һәрвакыт тулы булып йөри иде. Көннәрдән бер көнне автобус шәхсигә әйләнә икән дигән хәбәр ишетелә...
Гомернең иң күп өлешен трактор чанасында, сөт бидоннары арасында йөреп үткәргәннән соң (сагынып әйтүем түгел), без дә маршрут автобусларында йөри башладык. Кәркәүчкә бара торган маршрут егерме ике авылга хезмәт күрсәтеп, көнгә өч тапкыр килә һәм һәрвакыт тулы булып йөри иде.
Көннәрдән бер көнне автобус шәхсигә әйләнә икән дигән хәбәр ишетелә башлады. Күңелнең тирән бер урынында хезмәт күрсәтү тагын да яхшырыр әле дигән уй туды. Ләкин автобусларның йөреше көннән-көн сирәкләнә барды: көнгә өч урынына - ике, аннары атнаның берничә көнендә генә килә торган булып калды.
Ниһаять, бөтенләй туктады, кеше йөрми янәсе. Автобус туктаганда проезднойларның срогы да чыкмаган иде. Дүрт авыл кешеләре имзалар җыеп сорагач, яңадан ике көн ике мәртәбә йөри башлады. Беренчесе Кукмарага 6.30-7.00 сәгатьләрдә килеп җитә, монысы ярар инде, ә көндез Кукмарадан 11 сәгать 35 минутта китә. Бу вакытка дәваханәгә кереп кан бирергә, табибка күренергә, аннан соң дарулар алырга өлгереп булмый. Әле бит башка йомышларың да булырга мөмкин. Автобусларның авылга китү вакытын 13.30-14.00 сәгатьләргә булса да күчереп булмыймы икән. Халык шуны бик сорый.
Дөрес, кем ничек булдыра, шулай җайлаша инде, кайсылары берләшеп такси чакырта яки юл уңаеннан берәр машинага утырып китә. Эшләгән кеше бармый кала алмый, ләкин болай йөрү бик авыр.
Тагын шуны да әйтәсем килә, Кукмарага якын авылларның "Тылсым"да дәваланулары турында сөйләгәннәренә дә кызыгабыз. Автобус булганда без дә бара идек.
Золя ХӘЛИЛОВА, Кәркәүч авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев