Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Әйтер сүзем бар...

9нчы сыйныфны тәмамлаучыларны да хөрмәт белән озатырга кирәк»: әти-әниләрне нинди сорау борчый

Райондашыбыз фикере.

Быел улым 9нчы сыйныфны тәмамлады. Баласын мәктәптән чыгарган кеше күпме көч һәм түземлек кирәклеген аңлыйдыр. Шөкер, бу мәшәкать инде артта калды, ләкин бер сорау күңелгә тынгылык бирми. Ни өчен кайбер мәктәпләрдә 9нчы сыйныфтан китүче укучыларга салкын карыйлар: «Соңгы кыңгырау» кичәсе оештырылмый, мәктәп алдында узачак концерт номерлары бары тик балалар һәм әти-әниләр карамагына гына кала? Килешәм, барлык балалар да 9дан китми. Ләкин китүче укучылар өчен бу мизгелләр еллар буе укыган мәктәбендә соңгысы булырга мөмкин бит. 

Һәр бала, кайсы гына юлны сайласа да, игътибарга һәм хөрмәткә лаек
Һәр бала, кайсы гына юлны сайласа да, игътибарга һәм хөрмәткә лаек
Бүген без яшь белгечләрне туган якларына кайтырга, районда эшләргә чакырабыз. Бәлки, бүгенге 9нчы сыйныф укучысы иртәгә районга кайтып, үз өлешен кертәчәк белгечтер. Ләкин баланы мәктәптән шулай озаткач, аның күңелендә туган ягы, үз мәктәбе турында нинди хисләр калыр соң?! 

Һәр бала, кайсы гына юлны сайласа да, игътибарга һәм хөрмәткә лаек. 9нчы сыйныфмы ул, 11нчеме, һәркайсын озатканда аларның күңелендә җылы хатирәләр генә калсын иде…

Бер әни

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев