Зур Кукмарада яшәүче Кәрәмовлар гаиләсендә бүген икеләтә бәйрәм
8 Март - язның иң беренче һәм иң күңелле бәйрәме. Хатын-кызларны яшәртеп җибәрә, күпме сөенеч бүләк итә... Ул көнне һавада чәчәкләр һәм хушбуй исе аңкып тора кебек. Әмма тәбрикләү сүзләрен гүзәл затларга гына ишетү бәхете тия дисәк, ялгыш булыр: 8 Мартта туган көннәрен билгеләп үтә торган ир-егетләребез дә бар бит...
8 Март - язның иң беренче һәм иң күңелле бәйрәме. Хатын-кызларны яшәртеп җибәрә, күпме сөенеч бүләк итә... Ул көнне һавада чәчәкләр һәм хушбуй исе аңкып тора кебек. Әмма тәбрикләү сүзләрен гүзәл затларга гына ишетү бәхете тия дисәк, ялгыш булыр: 8 Мартта туган көннәрен билгеләп үтә торган ир-егетләребез дә бар бит әле безнең! Шундыйларның берсе - Зур Кукмара авылы егете Рөстәм Кәрәмовны котласак, гаепләмәс, шәт.
Иң элек әнисе Гөлсирә ханымның хатирәләрен тыңлап карыйк әле:
-7 мартта эштән кайттым, ә икенче көнне тулгагым башланды. 1980 ел иде бу. Иртәнге сәгать ун тирәсендә улыбыз дөньяга аваз салды. 8 мартка Аллаһ тарафыннан бирелгән бүләк булды инде ул. Шул көнне бәби тудыру йортында өч хатын кыз бәбәйләдек, өчебезнеке дә малайлар иде. Мин үзем кыз булыр дип көткән идем, шуңа күрәме, Рөстәм кызлар кебек йомшак холыклы булып, йорт эшләрендә миңа булышып үсте.
-8 мартта котлаулар кабул итү сәеррәк инде, - ди Рөстәм үзе. - Ул көнне мин әниемне, тормыш иптәшем Эльмираны, кызларымны тәбриклим, ә алар мине котлый.
Әнисе елмая:
-Улым бүләкләргә юмарт. Балаларның күңелләрендә якты истәлекләр калсын, ди. Олы кызы Зиләгә инде 11 яшь, ул әтисеннән кесә телефоны көтә. Уртанчысы Сөмбел тәмле әйберләргә дә сөенә, ә ун айлык Алинәдә бүләк кайгысы түгел әле.
Абау, бу көнне гаиләдә Рөстәмнең әтисе Мансур абый гына нәүмиз кала түгелме соң? Хәер, мантый, бәлеш, кыздырган каз куелган мул табын артына бергәләшеп утыру - иң зур бүләк, минемчә.
Шунысы кызык: бу гаилә әгъзалары гади генә көндә тумаганнар икән ләбаса. Мансур абый 22 апрель - пролетариат юлбашчысы Ленин туган көндә, Гөлсирә ханым 1октябрь - Өлкәннәр көнендә, уллары Әлфир (урыны җәннәттә булсын) 19 май - пионертуган көндә ( хәзер ул Матбугат көне) дөньяга килгәннәр. Ә Рөстәм... анысын беләсез инде.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев