Зур Кукмара авылыннан Әминә апа Хөсәенованың йөзләреннән нур балкый
Кайберәүләр турында "Йөзеннән нур балкый", - диләр. Зур Кукмара авылыннан Әминә апа Хөсәенова нәкъ менә шундыйлардан. Аның һәр сүзеннән җылылык, мөлаемлек бөркелеп, үзенә тартып тора. Сөйләме төзек, хәтере яхшы һәм бик чибәр әби дә әле ул Әминә апа. -Әниебез гомер буе сабыр, тыйнак, әмма шул ук вакытта нык холыклы булды....
Кайберәүләр турында "Йөзеннән нур балкый", - диләр. Зур Кукмара авылыннан Әминә апа Хөсәенова нәкъ менә шундыйлардан. Аның һәр сүзеннән җылылык, мөлаемлек бөркелеп, үзенә тартып тора. Сөйләме төзек, хәтере яхшы һәм бик чибәр әби дә әле ул Әминә апа.
-Әниебез гомер буе сабыр, тыйнак, әмма шул ук вакытта нык холыклы булды. Ул күңел төшенкелегенә бирелеп, зарланып утырырга яратмады, һәрвакыт яңа планнар, максатлар белән яши, безне дә шулай тәрбияләде. Әле хәзер дә без аның белән киңәшләшәбез, бәлки аннан соң үзебезчә эшләрбез, әмма әнинең фикеренә дә колак салмый калмыйбыз. Зур гаиләдә дус-тату булып яшәүнең сере бәлки шундадыр да, - ди улы Мәсхүт абый.
Чыннан да, Әминә апаның гаиләсе сөбханалла! Тормыш иптәше Мәгъсүм абый белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Әминә апа төп нигездә табиб улы Мәсхүт абый һәм килене Люция апа белән тыныч картлык кичерә. Ә төрлесе-төрле шәһәрләрдә яшәүче балалар, оныклар-оныкчыклар, кияү-киленнәр белән - утыз җиде кешелек зур, матур гаилә алар. 55 ел бергә гомер иткән сугыш ветераны Мәгъсүм абый гына якты дөньяда юк икән инде.
-Бүгенге җитеш, тыныч тормышны, якыннарым тарафыннан булган кадер-хөрмәтне уйлыйм да, яшәү дәрте, яңа көч-куәт барлыкка килә, - ди туксан яшен тутырган хезмәт ветераны.
Әлеге бәхетле картлыкка килеп җиткәнче тормыш авырлыкларын күп күрергә туры килә. "Сугыш һәм аннан соңгы еллар иде. Бу вакытларда башкаларга ничек, миңа да шулай булгандыр инде", - диде ул тыйнак кына. Әйе, тыл хезмәтенең бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән буын бит алар. Әмма тарих битләрендә һәрберсенең язмышы үзгә, кабатланмас.
1940 елга кадәр җиде сыйныф тәмамларга өлгергән ундүрт яшьлек кыз хуҗалыкта хисапчы ярдәмчесе буларак хезмәт юлын башлап җибәрә. Аннан соң төрле эшләрдә хезмәт куя. Авыл советына сәркатип итеп сайланганнан соң, җиде рәис белән эшләргә туры килә аңа һәм сигезенчесе үзе була. Әтисе рәис итеп куясыларын белгәч: "Кызым, авылда төрле кеше бар, булдыра алырсыңмы соң, бик җаваплы эш бит", - дип борчыла. Әмма батыр йөрәкле Әминә куркып калмый: "Мин үземә ышанам", - дип эшкә керешә.
-Сугыш елларында бөтен кешегә дә авыр булды. Миңа бигрәк тә. Болай да хәерчелектән тилмергән халыктан салымнар җыю дисеңме, бир дип юкны сораулары... Әле алай гына да түгел ихтыяри-мәҗбүри түләүләр күп иде: заем, баласы булмаган өчен салым, танклар колоннасы, самолетлар эскадрильясы ясау өчен җыемнар, лотерея сату hәм башкалар. Хөкүмәт исеменнән булса да, ачлык заманында халыктан сорау бик авыр иде миңа, - диде Әминә апа, йөрәк яраларын кузгатып. Үзе белән бергә уйнап үскән иптәшләрен, олы-олы апа-абзыйларны сугыштан соң Суслонгерга урман кисәргә җибәрергә дә туры килә әле аңа. "Бригаданы туплап озатасың, ә кешеләрнең берсенең ашарына, икенчесенең аягына кияренә юк. Алар кире әйләнеп кайталар. Ә кабат урманга җибәрүе бик авыр иде, - дип дәвам итте ул. - Авылда ипи ашаучы гаиләләр бик аз, бәрәңге уңышы да бик начар. Балалар басуда балтырган, кәҗә сакалы, ат кузгалагы, әче какы ашыйлар иде. Ике бала шунда үлеп калды. Минем ике яшьтәш кызларым да ындырга беренче уңыш кайткач, ашлык ашап, аннан су эчеп, авыртып үлделәр. Берсе Зәйтүнә Фәйзрахманова - 1926 елгы, икенчесе Гамилә Баһаветдинова 1925 елгы иде. Үкенечләрем күп. Шуларны искә алып, күп күз яшьләре түгәм".
Мәгъсүм абый исә исән-имин сугыштан әйләнеп кайтканнан соң, Казан педагогия институтын тәмамлап, утыз биш ел мәгариф системасында эшли.
-Минем үз нәселем итекчеләр иде, Мәгъсүмнең нәселе - бакчачылар. "Арбаның алды кайдан тәгәри - арты шунда тәгәри", - дигән мәкаль бар, без дә бакчачылар булып киттек. Икебезнең дә хезмәт хаклары бик аз иде. Өй салырга, балаларны үстерергә, укытырга әлеге шөгыль бик ярдәм итте. Балаларыбызда бакчада эшләп үстеләр. Шөкер, бик тыңлаучан булдылар, базарга яшелчә, җимеш сатарга да йөрделәр, эшләделәр. Дүртесе - югары, берсе урта-техник белем алды. Балаларны үстерергә әнием һәм олы абыемның кызы Әлфинур зур ярдәм иттеләр, - диде Әминә апа. - Бүгенге көндә мин үземне бик бәхетле әни, әби һәм дәү әни итеп хис итәм. Минем үз балаларыма һәм газета укучыларга да теләгем шул: хезмәтне яратыгыз; бер берегезгә ярдәмчел булып, олыларны, кечеләрне хөрмәт итеп яшәгез. Яңадан сугыш афәтләрен күрмәсәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев