Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзем турында үзем

Үткәннәрне барлап артка борылып карыйм да: "Хәйран кызыклы гомер кичерелгән, ләбаса", - дип куям. Ядегәр сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, әти-әни: "Янил белән ике арада тырай тибеп йөрмәгез әле", - дип, Арча педагогия училищесына укырга керттеләр. Рус теленнән диктант саен "икеле" ала башлагач (өч хатага - икеле!), кире кайтсам, хурлыгы ни тора...

Үткәннәрне барлап артка борылып карыйм да: "Хәйран кызыклы гомер кичерелгән, ләбаса", - дип куям.

Ядегәр сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, әти-әни: "Янил белән ике арада тырай тибеп йөрмәгез әле", - дип, Арча педагогия училищесына укырга керттеләр. Рус теленнән диктант саен "икеле" ала башлагач (өч хатага - икеле!), кире кайтсам, хурлыгы ни тора дип, укырга ныклап тотындым. Фатирга марҗа әбигә күчтем, күпләп русча китаплар укый башладым. Булды тагын. Чыгарылыш имтиханнарында русча иншаны бишлегә яздым.

Зур Кукмара сигезьеллык мәктәбендә укытучы буларак беренче чыныгу алдым. Үз кулларым белән спортзалны җиһазладым. Мулланур белән җитмеш пар чаңгыны ботинкалы иттек. Газинур, Маратлар чаңгыда Татарстан чемпионнары булдылар. Атаклы теннисчы Таһир әле дә: "Сез минем укытучым!" - дип күңелне күрә... Бер ел гына укытып калдым, армиягә алдылар. Старшина булып кайттым да, туган авылда рус теле укыта башладым. Я, Хода! Түземлек бир дәфтәр тикшерүче укытучыга! Һәр сыйныфта 20-25 бала. Көн саен дүрт-биш дәрес. Яшьтәшләр кич чыгарга дәшә, ә мин... дәфтәр тикшерүдән бушамыйм...

Югары Чура урта мәктәбенә география, тарих укытуга күчтем. Балалар белән "Аҗаганнар" уйнап, җитәкләгән сыйныфым белән мәктәптә беренче урын алып, кичен концерт-спектакльләр уйнап, комсомол укулары оештырып йөреп, 2-3 ел үтеп тә китте. Шул комсомол укуларын оештыруымны ошатып киттеләрме - комсомол райкомына инструктор итеп эшкә чакырдылар, ә миңа инде 26 яшь...

- Син комсомолдан теләсә кайсы мәктәпкә директор булып китәчәксең, - дип кыстады Йосыф Хәнәфиев. Язмаган икән. Үзеннән-үзе оештыру бүлеге мөдире булып калдым. Берзаман: "КПСС райкомына күчәсең!" - диләр. "Мин бит коммунист түгел әле", - дигәч, аптырадылар. Ничек мине партиясез килеш бүлек җитәкләргә куйганнар?! Өлкән агайларым хатаны төзәтеп, мин КПСС райкомында эшли башлаганда комсомол яшеннән чыгып бара идем инде. Өйләнмәгән.

...Березнякта район хуҗасы (беренче секретарь) Атлас Минхәеровичны Татарстан Югары Советына депутат итеп күрсәтү җыелышын әзерләп үткәрдек тә ( кем нәрсә сөйләргә һәм нәрсә сөйләмәскә тиеш - энә күзеннән үткәрәсе), клуб каршында гына булган мәктәп ашханәсенә "чәйгә" кердек. Колхоз рәисе курка-курка гына: "Монда бер нәрсә бар иде, нишлик, Атлас Минхәерович? - дигәч, беренче: "Алып кергәч, чыгар, бүлмәгез дә бик суык", - дип куйды. Минем рюмканы күтәрмәвемне шәйләп, Булатов: "Нәрсә, жалоба язарга уйладыңмы әллә?" - дип котны алды. Өрәге бик каты иде мәрхүмнең. "Юк, -мин әйтәм, - бүген кич Рәйсә Мөбарәковнаның энесе өйләнә, туйларын алып барасы бар", - дип авызымда ботка пешердем. "Да, сез бик күбәеп киттегез бит әле: Рамил Гафиятуллин, син, Рашат Нәҗипов, тагын Роберт Хәбибрахманов... Сезгә башлык итеп Фәрхинур Бәшировнаны куеп (кыз килеш мәрхүмә булды, бахырым), буйдаклар җәмгыяте төзергә вакыт түгелме икән?!" Беренченең сүзләреннән гарьләнеп үләрлек булдым, билләһи.

Өйләнергә булдым. Комсомолда секретарь булып эшләгәндә янына шаяртып якын килмәслек җитди Әлфинур, тегү фабрикасына партоешма секретаре итеп күчерелгәч, үзенә "Әлфинур Гайсовна" дип мөрәҗәгать иткәндә: "Син, Азат, комсомолдагыча, исем белән генә дәш әле", - диде. Әһә, мин әйтәм, гел үк рәсми кеше түгел икән ич! Рәйсә Мөбарәковна, Наил Кашапович, Тәфкил Фазлыевичлар да әрсез яучылар булдылар - тегү фабрикасы "Волга"сына утырып, Кенәбашка кыз сорарга киттем. Бабам буласы Гайсә ага белән килешеп кенә беткәндә, капка төбенә исерек хуҗасы арбага түнгән җигүле ат килеп туктаганын шәйләп, бабам: "Вәт, каһәре, тирес түгәргә дәшкән идем, килде бит көне, җитмәсә исерек" , - дип куйды. Миңа җитә калды. Эш чалбары сорап алдым да, арбага аягүрә басып, атны тирес өеменә җилкетеп китердем. Ялт кына төйибез дә, мин, атның башын борып, арбаны янтайтам да... ярты сәгать үттеме-юкмы - булганлыгымны күрсәтеп тә алдым.

Шөкер, ике йорт салырга, өч бала үстерергә насыйп итте Ходай. Район мәдәният бүлеген ун ел буе җитәкләргә туры килде. Яратып, күңел биреп эшләдем. Биш кешегә "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исемен алдык. Иң сөенгәнем - район, ниһаять, музейлы булды. Аннан Хәлил Әсгатович белән бергәләп тынлы оркестр торгыздык. Ришвәт бирә белмәгәнгә мәдәнияттән китәргә мәҗбүр булдым.

Район газетасында мәдәният тормышы турында байтак мәкаләләрем басылды. Редактор Расим Ризванов та: "Кызыклы итеп язасың!" - дип очындырып торды. 1992 елда газетаның беренче редакторы, сугыш каһарманы Сәмигулла Кәримуллин исемендәге бүләк тә бирделәр әле. Әмма газетага теләгәнеңне язу белән даими хәбәрче булып эшләү - икесе ике нәрсә. Рәшит Минлегалиев, Мирзәхмәт Идрисовлар: "Арттырып җибәргәнсең, монысы кирәкмәс", - дия-дия, миңа калса иң кызыклы җирләрен кискәләп, "дөрес" язарга өйрәттеләр.

Хәзер мин лаеклы ялда. "Унбиш баш мал карыйм", - дигәнгә танышлар бик гаҗәпләнәләр дә, тояксыз маллар - тавыклар гына икәнен белгәч, тынычланалар.

Шунысына куанам: дәрәҗәле урыннарда эшләгәндә төрле вакытлар була. Әмма берәүнең дә: "Син мине теге вакытта..." - дип якага ябышканы юк. Ә рәхмәт әйтүчеләр очрап тора.

Аяк сызлап, йөрәк шаяртудан тыш авырулар читтә йөри хәзергә. Шимбә-ял саен биш оныгымның кайтуын өзелеп көтәм. Алар кайтмаса, сөмсерем коела...

Азат САБИТОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев