Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырлый-җырлый юл салалар

"Җырлап ачыла күңел" иҗади бәйгесе кысаларында район Мәдәният йортында "Татавтодор"ның Кукмара юл төзү-ремонтлау участогы коллективының концерты булды.

Күз тимәсен, һай, моң бар да икән бу Фәнил Ягудинда! Хромкасын сыздырып бәрхеттәй тавышы белән җырлап җибәрсә, Фән Вәлиәхмәтовларың бер читтә торсын. Юкка гына авыл көйләрен үзе уйнап, үзе җырлап башкарган Фәнилне тамашачылар сәхнәгә кат-кат чакырмаганнардыр. Әнә бит, янымдагы апа да: "Ай-яй булдыра, искитмәле җырлый, концертка килгәч, өйдәге бар борчу-мәшәкать онытыла шул", - дип үз бәясен бирде. Аның сүзен дәвам итеп икенчесе: "Гомерем буе гармунчыга кияүгә чыгасым килде. Яшьлегемдә бер егет белән йөргән идем, ул уйнады, мин идәннәрне сыгылдырып, тузаннарына су сибә-сибә бии идем", - дип хатирәләргә бирелде.
Кояш белән бергә торып эшкә кузгалучы юлчылар хезмәттә генә түгел, сәнгатътә дә булдыралар икән. Әнә, Надежда Нуриева мари халык биюен партнёры белән ничек матур биеде, тырышса тырышты - бер алдына, бер артына төшкән мари егетеннән матур шәльяулыкны эләктерде. "Әлдермеш балалары" дип аталган шаян күренешне дә Ринат Сабиров, Марсель Хаҗиәхмәтов бик кызыклы итеп башкардылар. Оешмада эшләүчеләрнең балалары да концертта катнаштылар: сәхнәне бизәп биеделәр, җырладылар.
Үзешчән артист булмасаң, халык алдына чыгып чыгыш ясар өчен, әлбәттә, "йөрәкле" булу кирәк. Бу уңайдан һичшиксез оешма җитәкчесе Илшат Вилдановның теләктәшлеге, әзерлек эшләрен контрольдә тотып, юк вакытын бар итеп, репетицияләрне карарга килүе дә "артист"ларны канатландыргандыр. "Кызыксындыру чарасы да булачак", - ди бит үзе дә. Моннан тыш, һәр нәрсәне "энә күзе"ннән үткәреп, чыгышларны оештырган Вәсилә Гафиева да "чыгымларга" ирек куймагандыр.
Чыгышлар тәмамлангач, район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина юлчыларга ихлас рәхмәтен белдерде. "Сез изге эш башкарасыз - юллар төзисез, аларны карап, тәртиптә тотасыз. Кыш көне халык юлга кузгалганчы, сез инде йөзләрчә чакрымнарга сузылган юлларда иминлекне булдыру өчен эш урыныгызда буласыз, җәйге челләдә исә районыбызны сыйфатлы юллар белән тәэмин итү өчен армый-талмый эшлисез. Концерт барышында экраннан юл төзү участогының тарихы, үткәне, бүгенгесе белән таныштык. Равил Хәсәнов җитәкчелек иткән чорда күкрәп эшләп торган оешманың эшчәнлеге соңгы елларда артка чигенгән иде. Җитәкче булып Илшат Мәгъфүр улы килгәч, ул яңадан аякка басты, юл-төзү ремонтлау эшләре кабат яңартылып, тотрыклы оешмага әверелде. Елдан-ел авылларыбызга килә торган асфальт юлларның саны арта бара. Узган ел, әйтик, урманны чистартып, Филипповка авылына юл сузылды. Быел да бу эшләр дәвам итәр, дип өметләнәбез, - диде ул.
Юл салучыларның иҗат чишмәләре саекмасын, киләсе елларда да без - тамашачыларны матур чыгышлары белән сөендерсеннәр иде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X