Җыр... Шушы өч хәрефтән торган сүзгә дөнья үзе сыйган кебек. Табигатьнең һәр күренешендә, һәр мизгелендә җыр бар! Безнең һәр күзәнәгебез җыр дигән сихри аһәңне үзенә сеңдереп, башкача тормыш белән яши башлый. Шуңа күрә без, кешеләр, җыр-моңга тартылабыз, аны бик яратабыз. Җыр-моңнан башка яшәү - түбәсез йортта торуга, тозсыз аш ашауга...
Җыр... Шушы өч хәрефтән торган сүзгә дөнья үзе сыйган кебек. Табигатьнең һәр күренешендә, һәр мизгелендә җыр бар! Безнең һәр күзәнәгебез җыр дигән сихри аһәңне үзенә сеңдереп, башкача тормыш белән яши башлый. Шуңа күрә без, кешеләр, җыр-моңга тартылабыз, аны бик яратабыз. Җыр-моңнан башка яшәү - түбәсез йортта торуга, тозсыз аш ашауга тиң!
Байлангар авылы мәдәният йортында авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән "Җырлап ачыла күңел" дип исемләнгән кичә булды. Күрше Сазтамак, Нормабаш авылларыннан да тамашага яше-карты, бала-чагасы килгән иде.
Сәхнә артыннан Байлангар авылының талантлы егете - "Кукмара кышы - 2011" татар җыры фестиваль-конкурсының Гран-при иясе Алмаз Харисовны күрүгә, халык дәррәү кул чабарга тотынды. Ул әлеге кичәне авылдашларны, кунакларны кайнар итеп сәламләү йөзеннән "Әссәламегаләйкем" дип исемләнгән җыр белән ачып җибәрде, алай гына да түгел, бәйрәмне ахырга кадәр күңелле, матур итеп алып барды.
Күңелләрне җилкендереп, сәхнәдә күбәләк күк бөтерелеп кенә биеп йөрүче Ильяс Нәҗмиев, Әлфинә Хисамиева, Резидә Шаһиеваларга кушылып, урыннан гына биеп утыручылар да бар иде. Татар халык көйләрен ишетүгә, аяклар ирексездән тыпырдый башлый бит ул, ә авылда җитез, оста биючеләр булганда бигрәк тә...
"Җырлап ачыла күңел" дип исемләнгән кичә җыр, биюләр белән генә үрелеп бармады, ә сәхнәдә авыл яшьләре тырышлыгы белән "Балачак", "Хастаханәдә", "Шахматист" дип исемләнгән кызыклы, мәзәк хәлләр дә тасвирланды. Җыр-моңны кеше күңеленә үтеп керерлек итеп башкаручылар шактый булды. Динә Абдуллина, Манзура Сафарова, Нурзат Абдуллин, Эльвира Әминова, "Янар чәчәк", "Яшьлек" ансамбльләре әнә шундыйлардан.
Эх, ни генә дисәң дә, күңелле, мәшәкатьсез чак инде ул балачак! Сәхнә түрендә Сазтамак авылының "Былбыл" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрне күреп, аларның биюләрен, җырларын ишетеп, авыл халкы хәйран калды. Тәрбиячеләре Гөлчәчәк апа Дәминова әлеге балаларны кечкенәдән үк сәнгатькә гашыйк итеп тәрбияләү максатын куйса кирәк, чөнки нәниләр сәхнәдә югалып калмадылар, үзләрен чын артистлар кебек тоттылар.
Байлангарда үзләренең хис-кичерешләрен ак кәгазь битләренә төшерүчеләр дә аз түгел. Әгәр дә Ходай тарафыннан адәм затына шигырь язу сәләте бирелгән икән, бу, минемчә, зур бәхет. Авылдашыбыз Мөршидә апа үзе иҗат иткән шигырьләрен укып, тамашачыны уйланырга да, елмаерга да мәҗбүр итте.
Кичәдә гармун моңын, скрипка, пианино тавышларын да ишетү насыйп булды. Васыйл Абдуллин җитәкчелегендәге гармунчылар төркеме авыл халкына татар халык көйләрен бик оста итеп уйнап күрсәтсәләр, утыз биш ел гомерен белем бирүгә багышлаган Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Хәтмулла Гәрәй улы Вәкказов кулларына тугры дусты - гармунын тотып, матур җыр башкаруы белән күпләрне яшьлекләренә алып кайтып килде.
Әлеге кичәгә мәдәният йорты җитәкчесе Минзәлия Әгълиуллина, сәнгать җитәкчесе Альбина Гайфуллиналарның нык тырышлык куеп әзерләнүләре әллә каян күренеп тора. Халык бу бәйрәмдә мөнәҗәтләр дә тыңлады, аны тамашачыга бик матур итеп авылның ветераннар советы рәисе Гөлфия апа Газизуллина ирештерде.
Бәйрәм тәмамланыр алдыннан авыл җирлеге башлыгы Илфат Минегалиев әлеге кичәнең югары рухта үтүен әйтеп, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, кичәдә катнашучыларга, сәхнә осталарын алкышлап, аларга көч биреп утыручы тамашачыга чын күңеленнән рәхмәт хисләрен җиткерде.
Нет комментариев