Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янил мәктәбендә узган “Соңгы кыңгырау” бәйрәменнән фоторепортаж

Янил урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларының "Соңгы кыңгырау" бәйрәме бик күңңеле итеп үткәрелде. Бәйрәм чарасында мәктәп директоры Равил Зарипов, Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов, әти-әниләр, мәктәп коллективы, укучылар, 2014-2015 елда мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш укучылары катнашты. 11 сыйныфны 11 укучы тәмамлый. Сыйныф җитәкчеләре - Нурәия Хөрәмшина. Мәктәп җитәкчелеге укучыларны чын...

Янил урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларының "Соңгы кыңгырау" бәйрәме бик күңңеле итеп үткәрелде. Бәйрәм чарасында мәктәп директоры Равил Зарипов, Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов, әти-әниләр, мәктәп коллективы, укучылар, 2014-2015 елда мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш укучылары катнашты. 11 сыйныфны 11 укучы тәмамлый. Сыйныф җитәкчеләре - Нурәия Хөрәмшина. Мәктәп җитәкчелеге укучыларны чын күңелдән бәйрәм белән котлап, киләчәк тормышларында, имтиханнарда зур уңышлар, изге теләкләрен юллады, район, республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда, конкурсларда, төрле мәдәни чараларда актив катнашкан укучыларга, укытучыларга диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Бәйрәмнең икенче өлеше актлар залында, педагог-оештыручы Ләйсән Галләмова җитәкчелегендәге "Энҗе" бию төркеме, махсус чакырылган кунаклар - 2014-2015 чыгарылыш сыйныф укучылары катнашында зур концерт-тамашасы белэн дәвам итте.

Нияз КӘРИМУЛЛИН, Казан дәүләт мәдәният институты студенты, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев