Якташыбыз Мәгъсүм Насыйбуллин безнең горурлыгыбыз иде
Президентыбыз тарафыннан "Әдәбият елы" дип билгеләнгән 2015 ел да инде үзенең азагына якынлаша. Әдәбият сөючеләргә язучылар белән төрле очрашуларны мулдан бүләк иткән ел районыбыз халкы өчен тагын бер үзенчәлекле вакыйга белән истә калыр мөгаен. Кукмара төбәгенең шифалы туфрагында туып-үскән һәм хәзер исемнәре Татарстанга гына түгел, хәтта башка милләтләргә дә билгеле...
Президентыбыз тарафыннан "Әдәбият елы" дип билгеләнгән 2015 ел да инде үзенең азагына якынлаша. Әдәбият сөючеләргә язучылар белән төрле очрашуларны мулдан бүләк иткән ел районыбыз халкы өчен тагын бер үзенчәлекле вакыйга белән истә калыр мөгаен.
Кукмара төбәгенең шифалы туфрагында туып-үскән һәм хәзер исемнәре Татарстанга гына түгел, хәтта башка милләтләргә дә билгеле булган данлы якташларыбыз аз түгел. Алар арасында милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда, матурлауда зур хезмәт куючы, әдәбиятыбызга намуслы хезмәт итүче әдипләребез дә лаеклы урын били. Шуларның берсе - Байлангар авылында туып-үскән язучы, журналист, юрист, яшь буынны тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертүче Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллин.
Бу көннәрдә хөрмәтле райондашыбызның тууына 90 ел тулу уңаеннан язучыны искә алу кичәсе оештырылды.
Байлангар урта мәктәбендә якташыбызның шәхси экспонатларыннан тупланган бай музей белән танышудан башланып киткән чара язучының каберен зыярат кылу, районыбыз музеена сәяхәт, мәдәният йортында очрашу белән дәвам итте.
Залда Мәгъсүм ага белән якыннан таныш булган каләмдәш дуслары, районыбыздан чыккан язучыларыбыз, туганнары һәм аның әсәрләрен яратып укучылар җыелган иде.
Очрашуда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Данил Салихов, язучы Рифат Җамал, якташларыбыз Фоат Галимуллин, Рифә Рахман, Газинур Морат, Габделбәр Ризванов, Шаһинур Мостафин, Рүзәл Мөхәммәтшиннар, шулай ук Мәгъсүм аганың сеңлесе Резидә ханымның катнашуы Мәгъсүм ага Насыйбуллин турында матур истәлекләрне яңартырга мөмкинлек тудырды. Алар Мәгъсүм Насыйбуллинның татар әдәбияты мәйданында талантлы язучы булуы белән беррәттән хокук органнары системасында да үз урынын тапкан чын профессиональ олуг шәхес икәнен ассызыклады. Һәрбер язучы бу кичәдә олуг шәхесне олы хөрмәт белән искә алды. Ә язучы белән якыннан аралашкан Фоат ага Галимуллинның чыгышы беркемне дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм.
Олы хәтирәләргә бай булган әлеге очрашу күпләрне яшьлегенә алып кайтты, чөнки залда утыручы урта буын вәкилләре өчен язучы иҗаты чын җәүһәргә тиң иде. Якташабыз Фоат Галимуллин әйткәнчә, "Язучы, кеше һәм гражданин буларак, Мәгъсүм Насыйбуллинның хыялланганы, омтылганы бер - ул да булса, кешеләрне игелекле, инсафлы, итагатьле һәм бәхетле итеп күрү. Менә шул язучының кыйбласы, иманы. Мәгъсүм аганың чыккан һәр китабын укучылар көтеп ала, аны кулдан-кулга йөртеп, таушалып беткәнче укый. Бу түгелме язучы бәхете!?"
Очрашуның тагын бер мизгеле, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан оештырылган китап сәүдәсе булгандыр, мөгаен. Хәзер китап укучылар кимеде дип никадәр исбатларга тырышмасыннар, татар китабына ихтыяҗ зур булуга инандык без ул көнне.
Рушания Измайлова,
Кукмара үзәк китапханәсе хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев