Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Әхмәт Юнысның тууына - 100 ел

Һәр төбәкнең замандашлары һәм үзеннән соңгы буыннар күңелендә горурлык хисләре тудырырлык шәхесләре була. Кукмара төбәге дә мондый затлы исемнәргә бай. Әдәбият җәһәтеннән караганда, мондый исемлекне Таип Яхин башлап җибәрде кебек. 1845 елда туып 65 яшендә вафат булган бу мәгърифәтче, фольклорчы, тәрҗемәче, галим үзе артыннан никадәр игелекле эшләр калдырды. Ул бакыйлыкка...

Һәр төбәкнең замандашлары һәм үзеннән соңгы буыннар күңелендә горурлык хисләре тудырырлык шәхесләре була. Кукмара төбәге дә мондый затлы исемнәргә бай. Әдәбият җәһәтеннән караганда, мондый исемлекне Таип Яхин башлап җибәрде кебек. 1845 елда туып 65 яшендә вафат булган бу мәгърифәтче, фольклорчы, тәрҗемәче, галим үзе артыннан никадәр игелекле эшләр калдырды. Ул бакыйлыкка күчкәннән соң алты ел үткәч, Әсән-Елга авылында дөньяга килгән Әхмәт Юныс әлеге зыялылык эстафетасын үз кулына алды дисәк, һич тә хата булмастыр. Әмма ул инде башка заман кешесе. Аны шагыйрь итеп, М. Горький әйтмешли, "тормыш университеты" җитлектерде. Октябрь инкыйлабы ясалган көннәрдә аңа нибары бер генә яшь була. Ул - тулысынча илнең шуннан соңгы яшәеше җимеше. Шагыйрь вафат булган 1976 елда әле социализм җәмгыятенең яңадан капитализм белән алышыначагы, кем әйтмешли, ике ятып бер төшкә дә кермәгәндер. Әхмәт Юныс шул шартларда тәрбияләнде, көрәште, иҗат итте, нибары алтмыш яше тулыр тулмаста фани дөньядан китеп барды.

Тормыш элеккечә генә барганда, ул кем булыр иде, анысы билгесез. Әмма яңа чынбарлык аны шагыйрь итеп үстерде. Аңа белем алу юллары ачылды. 1928 елда туган авылы Әсән-Елгада башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, аны шактый ерак арадагы Мәчкәрә мәктәбенә илтеп бирәләр. Билгеле булганча, Мәчкәрә авылының татар мәгарифен үстерүдәге даны элек-электән килә. Биредә тупланган олы тәҗрибә совет чорында да югалмаган. Әхмәт тә моның тәэсирен сизми калмаган, әлбәттә. Ник дигәндә, белергә омтылу, тирә-юньгә кызыксынулы караш ташлап яшәүче малайга мәктәптә тудырылган уңайлы мохит тумыштан килгән сәләтен үстерү өчен бик уңайлы булып тоела.

Җиде сыйныфны тәмамлаган уналты яшәр үсмер егеткә кайсы юлны сайларга дип аптырап торырга туры килми. Аны Казан-Әгерҗе тимер юлы буенда гына урнашкан Каенсар авылына җибәрәләр, башлангыч мәктәп укытучысы һәм бераздан шушы уку йортының мөдире итеп билгелиләр. Биредә дүрт ел мөгаллимлек иткәннән соң, язмыш аны Чиләбе ягына китереп чыгара. Аңа Копейск шәһәрендә укытучылык эшен дәвам иттерергә кушалар. Шулай тагын ике ел узып китә. Аны татар шахтерлары күпләп яшәгән Донбасс якларына барырга кодалыйлар. Инде балалар белән генә түгел, олылар белән дә эшләү өчен. Егерме бер яшьлек егетнең тормыш тәҗрибәсе арта, караш офыклары киңәя. Шуңа күрә өлкә үзәгендәге "Центральная" шахтасында аңа йөзләрчә-йөзләрчә татар-башкорт шахтерлары белән мәдәният эшен оештыру, агымдагы сәяси хәлләрне аңлатып бару эшләрен ышанып тапшыралар. Мондый вазыйфаларны башкару ул чын мәгънәсендә иҗатчы булуны да таләп итә. Әхмәт, тормышның үзендәге төрле күренешләрне, әдәби әсәрләрне файдаланып, сценарийлар төзи, тора-бара шигырьләр яза башлый. Донбасс җирлегендә иҗат ителгән шигырьләре 1936 елда "Гүзәл яшьлек" исемле җыентыкны тәшкил иттеләр. Андагы әсәрләрне яшьләрнең хезмәт батырлыкларына, романтик каһарманлыкларына гимн дип атарга да мөмкиндер.

Кулына иҗат каләме алган егетнең татарларның башкаласы Казанга омтылуы бик табигый. Китаплы егет 1937 елда Казанга кайта. Билгеле булганча, бик хәтәр ел бу. Татар башкаласында яшәгәннәр, җаен табып, каядыр читкәрәк китәргә омтылалар, Әхмәт исә "пролетариат арасыннан" бирегә ашкына. Зыялылар, шул исәптән язучылар арасыннан корткычлар эзләү бара. Әхмәт Юныс та кылның шактый нечкәсеннән йөри. Чөнки ул елларда Татарстан китап нәшриятында редактор, "Кызыл Татарстан", "Яшь сталинчы" газеталарында әдәби хезмәткәр булу кебек эшләргә мөнәсәбәтле булу үтә саклык күрсәтүне, бик тә төгәл, уңга-сулга карап эш итүне сорый иде. Шуңа күрә аның шигырь язуны һәм бастыруны сирәгәйтүен бик тә аңлап була. Бу елларны хәтәр-хәвефкә бик юлыкмыйча узып киткәч, ниһаять, 1939 елда аның өчен сөенечле хәлләр дә күренә башлый. Шигырьләрдән һәм поэмалардан торган җыентыгы басылып чыгу бер куандырса, язучылар берлеге сафына әгъзалыкка кабул итүләре аны иҗатчы буларак рәсми рәвештә тану булып та тора иде. Язучылар берлегенә юлламаны үзе иң хөрмәт иткән шагыйрь Хәсән Туфан биргән булу исә бу шатлыкны икеләтә арттыра иде. Ә. Юныс моның белән гомере буе горурланып яшәде.

1939 ел аның тормышында кискен борылыш та китереп чыгара. Нәкъ шушы елда финнар белән сугыш башлана. Ә.Юныс та шушы мәхшәргә килеп керә. Бу кыска вакытлы, әмма рәхимсез сугышта исән-имин калуны ул үзе бер могҗиза итеп саный. Шулай да андагы хәлләр аның сәламәтлегендә чагылмый калмый. Шуңа күрә, 1941 елда тагын да зуррак сугыш башлангач, аны шунда ук фронтка җибәрмиләр. Аның урыны Чүри Бураш МТСында политбүлектә эшләү дип саныйлар. Әмма, сугыш озакка сузыла башлагач, ул да фронтка җибәрелә, татар телендә чыгучы "Ватан намусы өчен" исемле фронт газетасына хәбәрче итеп билгелиләр. Ул да М.Җәлил, Ш.Мөдәррис, Г.Хуҗиев, Р.Ишморат һәм байтак башка язучыларыбыз кебек, гаҗәеп авыр хезмәт башкара, батырлык үрнәкләре күрсәтә.

Сугыштан соң Әхмәт Юныс үзенә язучы өчен иң кирәкле нәрсәләрнең берсе - белем җитмәгәнлеген ачык тоя. Җиңүле 1945 елда, егерме тугыз яшендә, Казан университетына укырга керүеннән шул күренә. Үзе дә шушы ук елларда әлеге югары уку йортында укыган фронтовик шагыйрь Мәхмүт Хөсәен каләмдәше һәм шәриктәше Әхмәт Юныс турында бик яратып сөйли иде. Ул Әхмәт Юныска мөнәсәбәтле рәвештә, тагын бер нәрсәне йөрәге әрнеп искә төшерә иде. Мин, Х.Туфан әсирлектән кайткач, нәшриятта эшләвемнән файдаланып, тиз арада аның яшел тышлы шигырь җыентыгын чыгаруны оештыра алдым. Әмма шулай да мин, ди иде ул, олпат шагыйребезнең үземә җылы мөнәсәбәтен тиз генә яулый алмадым. Ә.Юныс исә аның үз кешесе булды. Аларның җылы мөнәсәбәтләре күзгә ташланып тора иде.

Күрәсең, Казахстан якларында туып-үскән, сугыш мәхшәрләрен үткәч кенә Казанга килгән М.Хөсәен өчен күп нәрсәләр билгеле дә булмагандыр. Ә.Юныс яшьтән үк Х.Туфанның игътибарлы карашын тойган. Үзе дә моңа рәхмәт белән җавап кайтарырга тырышып яшәгән. Менә бер генә мисал. 1947 елда Х.Туфан Мордовиядән Татарстандагы Зөя төрмәсенә кайтарыла.

Остазына зур мәхәббәт белән караган, аның җинаятьче булуына ышанмаган Ә.Юныс бик кыю адымга бара. Ул кайбер каләмдәшләре ярдәмендә тоткын Туфан абыйсы белән элемтәгә керә, аңардан, үзен азат итүләрен сорап, СССР Верховный Советы Президиумы Председателе исеменә гариза яздыруга ирешәләр. Бу гаризаны Мәскәүгә барып, адресатка тапшыруны Ә.Юныс үз өстенә ала. Бу ул чорда бик хәтәр, кыюлык сорый торган адым була. Әмма Ә.Юныс бөтен куркулардан өстен кала. Мәскәүгә бара. Аның кебекләр бик күп икән. Ил халкының бөтен каймагы төрмәдә утыра. Шуңа күрә чират бик зур була. Аңа, үз нәүбәтен көтеп, ике атна башкала урамнарын таптарга туры килә. Ниһаять, кабул ителүенә ирешә. Әмма бер нәтиҗәсез кайтып китәргә туры килә. Әле моннан соң да Х.Туфан тугыз ел гомерен тоткынлыкта кичерә. Шушы кыюлыгы һәм кешечә мөнәсәбәтләргә тугрылыгы өчен генә дә Әхмәт Юнысның исеме әдәбиятыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылырлык.

Шул ук вакытта Ә.Юныс шагыйрьлеге белән дә әдәбиятыбызда үз урыны булган иҗатчы.

Ул үзе күргән-кичергәннәр, нык таныш хәл-әхвәлләр турында яза. Бу аның беренче шигырьләреннән һәм "Әсән-Елга" поэмасыннан ук килә. 1940 елда ул, фин сугышыннан кайткач, "Иван Синин" поэмасын язды. Әлеге Иван кичергәннәр Ә.Юнысның үз хисләре, үз күңел дөньясы. "Ян Юдинның туган ягында" әсәрендә шагыйрьнең Латвиядәге, "Мәхәббәт" әсәрендә исә Белоруссиядәге сугыш елларына бәйле уй-хисләре чагыла, "Бессарабиягә барышлый" шигыре Молдовия белән бәйле. "Ил язмышын алып иңнәргә" дигән циклына кергән шигырьләр рухлары белән Бөек Ватан сугышы чорындагы фронт лирикасы белән бер агымга кушыла. Аннан соңгы елларда да ул халык гаме белән яшәде, шуларны җырлады. "Сагынылган кырда", "Яз хикәясе", "Тукай һәйкәле янында", "Чистай "Акчарлагы" һәм башка күп кенә шигырьләре шул турыда сөйли.

1939 елда атаклы башкорт шагыйре Сәләм Галимов вакытсыз вафат булгач, Ә.Юныс аңа багышлап "Йолдыз атылуы кебек" дигән шигырь язган иде. Әсәрдәге менә бу шигъри юлларны тууына йөз ел тулган көннәрдә аның үзенә карата да кулланырга була:

Йолдыз атылуы кебек,

Яктырып сүндең кинәт...

Яктыны күп бирим, диеп,

Ашыкты синең йөрәк.

Гомерең кояшы мәңгегә

Сүнәсен белсәм әгәр,

Сузар идем гомереңне,

Үземнән өстәп, мәгәр.

Кешегә гомер өстәп булмый шул. Ул үзенә тигәнен намуслы, игелекле, шәфкатьле, фидакяр булып яшәргә тиеш. Әхмәт Юныс нәкъ шундый шәхес иде. Шуңа күрә аның шигъри яктылыгы һаман да кешеләрне үзенә тартып тора.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев