Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яхшылык онытылмый

1941 елда әти фронтка киткән. Әтидән йодрык кадәрле генә, өч айлык малай булып калганмын. Өйдән чыгып киткәндә әти мине кулына алып: "Рәхимә, бу төпчегебез дә кеше булмас инде, - дигән (чөнки дүрт абыем сугышка кадәр бер-бер артлы үлеп барганнар). - Сиңа бик авыр кала инде". Күзем ачылып, кояшка үрмәләгән үлән...

1941 елда әти фронтка киткән. Әтидән йодрык кадәрле генә, өч айлык малай булып калганмын. Өйдән чыгып киткәндә әти мине кулына алып: "Рәхимә, бу төпчегебез дә кеше булмас инде, - дигән (чөнки дүрт абыем сугышка кадәр бер-бер артлы үлеп барганнар). - Сиңа бик авыр кала инде".

Күзем ачылып, кояшка үрмәләгән үлән кебек, әни тәрбиясе белән аякка басканмын, исән-сау үскәнмен. Миңа әтидән череп, кадакларыннан ычкынган такта түбәле өй, баганалары череп аварга җиткән салам түбәле лапас-каралтылар калган. Бала чагымда ук бу йорт-җирне ничек рәтләргә дип, кайгыра башладым. Үсмер чагым үтеп, егет булгач, чынлап торып уйлана идем инде. Өс-башларыбызны да карарга кирәк. Хөкүмәткә дә түлисе күп. Беренче чиратта өй кайгысы. Акчалы эш тапмый чара юк.

Китап укырга яратам. Клуб мөдире -китапхәнәче Заһидә ападан китап алып укыйм, спектакльләрдә катнашам. Клуб эше кызыксындыра башлады мине.

Уемны укытучым Гарипов Габдрахман абый белән уртаклашып киңәштем. Берәр авылда клуб эше булмасмы дип, ярдәм итүен үтендем. Печән өсте үтү белән, ул мине үзләренә чакырып алды. Тәкәнеш районы мәдәният бүлеге мөдире Сәлахиев Имамый абый килгән икән. Имамый абый: "Мансур, әгәр дә теләсәң, Ташлы Елга авылы клубына кеше кирәк. Эшлим дисәң, шунда бар", - диде. Мин аңа зур рәхмәтләр әйттем.

1961 елның июль ае. Менә мин шул клубта эшләргә рөхсәт алырга дип, Кәркәүч авылына "Тукай" колхозы рәисе Фәйзиев Ясәви абый Гәйфиевич янына килдем. Аңа йомышымны әйттем: "Синең клубта эшләгәнең бармы соң? - диде ул.

-Эшләгәнем юк, тырышырмын, Ясәви абый, - дидем.

-Ярый, эшләп кара. Әмир абыеңнан начар эшләсәң, кирәгең булмас! - дип чыгарып җибәрде.

Бераз эшләгәннән соң, клубка кереп, эшемне тикшерде. Тәмәке исе сеңгән клубны уф, уф... килеп карап чыкканнан соң: "Нәрсә карыйсың? Менә идәннәрне син килгәч яндырдылар, стеналарын көйдереп бетерделәр. Клубыңны тәртиптә тотмыйсың! Кара аны, чамала", дип ачуланып чыгып китте. Ул бу эшне миңа кадәрле үк карап йөргән. Мин эшли башлагач, үзгәреш булганмы-юкмы, тикшереп карарга булган. Кая ул үзгәрү. Шул ук элекке тәртип. Моңа үземнең дә эчем пошып йөри иде.

Клубта тәртип урнаштырырга чынлап торып керештем. Бу турыда өлкән кеше Гайфулла абый белән сөйләштем. Ул, авылның мөхтәрәм кешесе. Клубка көн дә килеп, домино суга. Полк улы ул Гайфулла абый. 14 яшендә Суслонгерны узган, аннан фронтка китеп, сугышта йөреп, исән-сау әйләнеп кайткан. Яшьләр Гайфулла абыйны хөрмәт итәләр, тыңлыйлар. Әйдәгез, егетләр, чыгып тартабыз диюенә, барлык тәмәкечеләр аның артыннан чыгып киттеләр. Шуннан соң клубта тартырга беркемгә дә рөхсәт итмәдем. Бу эшне Гайфулла абый белән хәл иттек.

Яшьләр, кызлар шаккаталар иде: "Нишләгән бу клуб? Нишләттең син бу клубны? Суларга рәхәт", - диләр иде. Фәйзиев Ясәви абыйга да рәхмәт. Бу зәхмәттән котылырга минем үземне ул котыртты.

Ясәви абыйның өйрәтүе аркасында үзбашка эшләргә өйрәндем. Югарыдагы җитәкчеләргә әләкләп йөрмәдем.

1980 елда операциядән соң, хастаханәдә ятканда, Ясәви абый янымда булды, хәлемне белеп, ярдәм итте. Ул үзе дә авыру ләбаса, хастаханәдә ята.

Цех ысулы кертеп, чек белән эшләгән вакытта да, белгечләре белән үзе дә килә иде. Икътисадчылары булмаган елны аларның еллык җитештерү-финанс планнарын төзедем. Колхоз идарәсендә нәрәт вакытында Ясәви абый белгечләренә күзәтчелек кенә итте. Нәрәтне агроном, зоотехник һәм инженер бирде. Юлда йөргәндә дә аның ярдәмен күп күрдем. Булган әйберне юлдашлары белән һәрвакыт уртаклашты ул.

Без - "Яңа тормыш" һәм "Ударник" колхозы узара ярышып эшләдек. Үстергән игеннәребезне бөртекләп бергә карап чыгып, урын билгеләдек.

Төрле каршылыклардан торган авырлыкларны җиңеп, шуңа түзеп, ара-тирә яхшылыкларны да күреп, Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылыйбыз.

Менә без дә - сугыш елы балалары үсеп, авырлыклардан, тапталулардан исән калдык, 70нең өстенә чыктык. Күпләребез сугыш кырында ятып калган кебек, бу көнне күрә алмыйча вафат булдылар. Авыр туфраклары җиңел булсын),.

Алдагы тормышыбыз фәрештәләребез һәм Аллаһы Тәгалә кулында.

Ясәви абыйның һәм язмамда искә алган ихлас кешеләрнең яхшылыкларын искә алам. Вафат булганнарның урыны җәннәттә булсын.

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев