Ядегәр авылыннан алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярлар
Ядегәр авылында яшәүче ике гаиләнең - Сания һәм Ярулла Галимуллиннарның, Мәдинә һәм Мөдәрис Сабитовларның шушы көннәрдә алтын туйлары булып узды. Ярулла Галимуллин Тарлау авылында 6 балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Аның тормыш иптәше Сания апа Ядегәр авылында читекче Хәким абый гаиләсендә ишле гаиләдә дөньяга килә. 1966 елның...
Ядегәр авылында яшәүче ике гаиләнең - Сания һәм Ярулла Галимуллиннарның, Мәдинә һәм Мөдәрис Сабитовларның шушы көннәрдә алтын туйлары булып узды.
Ярулла Галимуллин Тарлау авылында 6 балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Аның тормыш иптәше Сания апа Ядегәр авылында читекче Хәким абый гаиләсендә ишле гаиләдә дөньяга килә. 1966 елның көзендә, ике йөрәк бергә кушылып, бер булып тибә башлый. Шушы ярты гасыр эчендә нинди генә вакыйгалар булмаган да, нинди генә эшләр эшләнмәгән. Ярулла абый механизатор, бригадир булып эшли, ә Сания апа терлекчелектә хезмәт куя. Алты бала тәрбияләп үстерәләр. Төпчек игезәкләре Дамир белән Әмир Чечняда хезмәт итеп кайталар. Бүгенге көндә 17 оныклары, 8 оныкчыклары бар.
Мәдинә һәм Мөдәрис Сабитовлар икесе дә шушы авылдан, күрше булып яшиләр. Шук егет күрше кызын сынап йөри дә, 1966 елның көзге уңышларын җыеп алгач, бергә кушылып яши башлыйлар. Мөдәрис абый механизатор булып эшли. Мәдинә апа да "Восток" колхозында хезмәт куя. Мәхәббәт җимешләре булып, бер-бер артлы биш бала дөньяга килә. Хәзерге көндә барысы да гаиләле, 10 онык, 1 оныкчыклары бар.
Әлеге парларны хөрмәтләп, авыл мәдәният йорты директоры Рәмзия Исмәгыйлева оештырган кичә бик эчтәлекле, күңелгә ятышлы булды. Сәхнә түрендә утыручы юбилярларны авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әминов, ике якның да туганнары, балалары, оныклары тәбрикләде. Менә шушындый кичәләр үткәрү традициягә кереп бара бездә.
Рәсемдә: сулдан уңга Сабитовлар һәм Галимуллиннар гаиләләре.
Зиннур ИСХАКОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев