Вахиттә мега-ферма ачылды (+фото)
Вахитов исемендәге хуҗалыкта быел иртә яздан 1200 мал сыешлы мега-ферма төзүгә керешкәннәр иде. "600 терлеккә исәпләнгән бер корпусын һәм саву цехын сентябрь аенда тапшырырга ниятлибез", - дип белдерде хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов март аенда үткәрелгән семинар-киңәшмәдә. Ай-һай, зур төзелеш бит, ноябрь-декабрь айларсыз да мал кертә алмаслар әле, дигән уй үткән...
Вахитов исемендәге хуҗалыкта быел иртә яздан 1200 мал сыешлы мега-ферма төзүгә керешкәннәр иде. "600 терлеккә исәпләнгән бер корпусын һәм саву цехын сентябрь аенда тапшырырга ниятлибез", - дип белдерде хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов март аенда үткәрелгән семинар-киңәшмәдә.
Ай-һай, зур төзелеш бит, ноябрь-декабрь айларсыз да мал кертә алмаслар әле, дигән уй үткән иде баштан шул чакта. Вахитлеләргә ышанмаудан түгел бу. Төзелешкә параллель рәвештә чәчү, терлек азыгы хәзерләү, игеннәрне урып-җыюны да вакытында башкарырга, терлекчелектәге эшне дә аксатмаска кирәк бит әле. Юк, мин хуҗалыкның бүгенге хәленнән никадәр хәбәрдар булсам да, аларның мөмкинлекләрне ахыргача бәяләп бетерә алмаган икәнмен. Әйткән сүз -аткан ук дигәндәй, сентябрь ахырына абзарга малларны кертеп урнаштырдылар. Комплекс заманча җиһазландырылган, ашату-саву процесслары, контрольлек итү тулысынча компьютерлаштырылган. Ферманың әйләнә-тирәсен төзекләндерергә дә җай тапканнар, әйтерсең, ял паркы -ишегалдында сыер сыны белән фонтан әллә кайдан игътибарны үзенә җәлеп итә.
Мега-ферманы ачу тантанасына районнан гына түгел, хуҗалыкның барлык партнерлары, төзелешне башкарган оешма җитәкчеләре дә килгән иде.
-Татарстанда нәсел эше белән шөгыльләнүче 60 хуҗалык бар. Вахитов исемендәге хуҗалык - шулар арасында иң нәтиҗәле эшли торганы һәм ышанычлысы. Республикада фермаларны нәселле терлекләр белән тәэмин итүгә, продукция җитештерүне арттыруга алар зур этәргеч ясый, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел эше буенча баш идарәсе начальнигы Илсур Закиров.
Бәйрәмгә буш кул белән килмиләр, "Элита" берләшмәсе белән нәсел эше буенча баш идарә икесе бергә мега-ферманың көтү яңарту технологы бүлмәсенә яңа җиһазлар алып биргәннәр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин да вахитлеләрне истәлекле көн белән тәбрик итте.
-Бүген биредә көн саен 25 тоннага якын сөт савыла. Мега-ферма мал белән тулгач, көнлек савымны 50 тоннага җиткерү мөмкинлекләре дә булачак. Эшли беләләр, бүгенге заманда бернинди кредит алмыйча, шушындый зур төзелешне алып бару үзе зур батырлыкка тиң, - диде ул.
Әйе, мега-ферманың бер корпусын һәм саву цехын төзү 120 миллион сумга төшкән. Тагын 60 миллион сумлык эш башкарасы бар икән әле. Җитештерүне арттырыйм дисәң, башта үзеңә саллы гына чыгымнар түгәргә туры килә. Акча чыгарасың килмәсә, булганы белән генә канәгатьләнеп яшисең. Ә вахитлеләргә болай яшәү хас түгел.
-Бүген сөтчелек - хуҗалыкка иң күп табыш кертә торган тармак. Мул итеп сөт саусак, бәясе дә югары булса, үз көнеңне үзең күрергә мөмкин, - ди хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов.
Быел 8 айда авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан 229 миллион сум акча кергән. Бу узган елгыдан 70 миллион сумга күбрәк. Саф табыш күләме 65 миллион сум тәшкил итә. Бу саннарны ишеткәч, тагын бер кат инанасың: яткан таш астына су керми, зур акчалар эзләнгәнне, тәвәккәллек күрсәткәнне һәм тырышканны ярата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев