Урманда ут белән сак булыгыз!
Ел саен язгы чор җитү белән урманнарда янгын чыгу куркынычы туа. Бу афәтнең төп сәбәпчесе - кеше факторы. Урман янгыннары ел саен күп меңләгән гектардагы үсемлекләрнең юкка чыгуына яки зарарлануына , атмосферага йөзләрчә мең яну продуктларының таралуына, урманның файдалы үзенчәлекләре кимүгә китерә. Көннәрнең җылынуы, урманнардагы кар катламының тиз эрүе сәбәпле,...
Ел саен язгы чор җитү белән урманнарда янгын чыгу куркынычы туа. Бу афәтнең төп сәбәпчесе - кеше факторы.
Урман янгыннары ел саен күп меңләгән гектардагы үсемлекләрнең юкка чыгуына яки зарарлануына , атмосферага йөзләрчә мең яну продуктларының таралуына, урманның файдалы үзенчәлекләре кимүгә китерә.
Көннәрнең җылынуы, урманнардагы кар катламының тиз эрүе сәбәпле, республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә быел янгын куркынычы сезоны 15 апрельдән игълан ителә. Бу чорда урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәк. Әлеге кагыйдәләр гади, аларны үтәү сездән зур көч таләп итмәячәк. Кабызылган шырпы яки тәмәке төпчеген ташламагыз. Урманда, аланнарда, басу һәм болыннарда кипкән үләнне яндыру катгый рәвештә тыела. Табигатькә ял итәргә чыкканда үзегез белән мангаллар алыгыз, утны шунда кабызыгыз. Мангал булмаган очракта, чирәм катламын кубарып, учак өчен урын әзерләгез, чирәм катламын исә кире ягы белән әйләндереп, учак урыны тирәли тезегез. Ял иткәннән соң, утны су сибеп яки туфрак белән күмеп сүндерергә онытмагыз. Урманда тиз кабына торган сыеклык савытларын калдырмагыз: җылынганда алар кабынып китәргә мөмкин. Майланган, бензин, керосин яки башка ягулык матдәләре сеңдерелгән сөртү материалларын да калдыру ярамый. Пыяла шешә яки аның ватыкларын ташлап китү кирәкми: алар линза ролен үтәп, янгын чыгарырга мөмкин. Кагыйдәләрне әз генә бозу да зур янгыннарга һәм хәтта үлемнәргә китерә.
Урманда янгын күрәсез икән, 8 (84364)2-32-72 телефоны аша хәбәр итү сорала.
Онытмагыз: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җинаять җаваплылыгы һәм административ җәза каралган.
Ринат Байгобулов,
Лубян урман-техник көллиятенең урманны саклау буенча инженеры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев