Удачный шәһәренең беренче баласы Кукмарада яши
Нинди генә язмыш ияләре юк районыбызда. Ерак Себернең Удачный шәһәрендә дөньяга килгән беренче бала хәзер Кукмарада яшәп ята дип кем уйлаган! Әлеге ир-егет - Артур Нигъмәтҗановны өендә туры китерә алмадык: ул вахта ысулы белән Яңа Уренгой шәһәренең "Ямалмеханизация" оешмасында эшли икән. "Җир чите"ндәге ярымутраудан тиз генә кайтмаячагын белгәч, аның әти-әнисе...
Зөлфирә һәм Бәхлүл Нигъмәтҗановлар бик ачык күңелле кешеләр булып чыкты. Тумышлары белән алар Иске Пенәгәр авылыннан икән. 1979 елда өйләнешкәннән соң, ирнең әти-әнисе аларга Вятка Аланы шәһәреннән йорт алып бирергә ниятләгән. Яшь пар барып караса, йорт инде сатылган булган. Менә шушы хәл барысын үзгәртә дә куя.
-Күршеләребез Наҗия апа белән Котдус абый Якутиядән ялга кайтканнар иде, безгә шунда китәргә тәкъдим иттеләр, - дип сөйли Зөлфирә ханым. - Башта ирем китеп урнашты, аннары мине чакырып алды. Өч яшьлек улыбыз Айдар белән күз күрмәгән җирләргә юл тоттым. Ул якларга хәзерге кебек турыдан-туры һава юллары юк иде. Башта Мәскәүгә очтык, аннан, күчеп утыра-утыра, Мирный шәһәренә, Айхал поселогына, һәм ниһаять, Надежный поселогына килеп җиттек. Самолетлар кечкенә, һава чокырларына төшеп селкетә торган иде, шунлыктан бик алҗыдык. Октябрь урталары иде бу. Самолеттан төшүгә тирә-якка карандым да, кәефем кырылды: ай, улым, кая эләктек без, мин әйтәм. Җир өстендә инде кар ята, егерме градус чамасы салкын иде.
Иске Удачный поселогында балок дип аталган кечкенә йорт сатып алып, яшь гаилә шунда яши башлый. Бүрәнәдән салынган, бернинди уңайлыклары булмаган торак була бу. Су машина белән атнага бер тапкыр китерелә, хуҗалык ихтыяҗлары өчен еш кына боз алып кереп эретергә туры килә. Бервакыт барлык савытларга җыеп калдырылган суның бетеп, чәй эчәргә тилмерүләре әле дә исләрендә. Кар эретеп, кайнатып караганнар, әмма ул тәмсез булып чыккан, нәни Айдар да аны эчүдән баш тарткан.
Эшкә барып-кайтулар да җиңел булмый, кышларын иллешәр градус салкында автобус көтеп торырга туры килә, ә ул сирәк йөри.
-Яшь булганлыктан, авырлыкларны сизмәгәнбез. Өч елга дип киткән идек, 27 ел үткән дә киткән, - дип истәлекләргә бирелде әңгәмәдәшләрем. - Күрше-тирә белән бер гаиләдәй яшәдек. Ишекләр бикләнмәде. Кирәк чакта балаларга күз-колак булдылар, аеруча Наҗия апа белән Котдус абый ярдәм итте. Эшебез дә зарланырлык түгел иде.
Тау-руда баету комбинатында хезмәт куя алар. Ир УАЗ машинасында эшчеләрне йөртә, җәмәгате тора-бара участок мастеры итеп билгеләнә. Икесе дә участок начальнигын хөрмәт белән искә алалар:
-Башкорт милләтеннән иде ул. Бик булдыклылар дип, эшкә татарларны, бигрәк тә кукмаралыларны алырга тырышты. Гаять ярдәмчел булды, улыбызны балалар бакчасына урнаштырырга да ярдәм итте, - диләр.
Тормышларын тамырыннан үзгәртеп җибәргән шатлыклы хәбәрне дә шул җитәкче җиткерә. Хәер, бу хакта "тәмләп" сөйлим әле.
Шулай итеп, 1987 елның 18 сентябрендә Зөлфирә һәм Бәхлүл Нигъмәтҗановлар гаиләсендә икенче уллары Артур дөньяга аваз сала. Бу вакытта әйләнә-тирәдәге поселокларның берләшеп, шәһәр статусы алганын белми әле алар. Хәзерге кебек мәгълүмат чаралары булмаган, радио да сөйләмәгән анда.
-Сабыебызның шәһәрнең беренче булып туган баласы икәнен ишеткәч, ышанмадым әле башта, - ди гаилә башлыгы. - Хезмәттәшләрем исә: "Бу вакыйганы "юарга" кирәк", - диештеләр. Үземне шәһәр хакимиятенә чакырып алгач кына хәбәрнең чын булуын аңладым. Шәһәр башлыгы үзе: "Сезгә бүләк итеп ике бүлмәле фатир бирәбез", - дип сөендерде.
-Фатир ачкычын тантаналы рәвештә тапшырганнардыр инде, - дип төпченәм.
-Ни өчендер бу хакта оныттылар. Үзебезне алып барып, фатирны күрсәттеләр дә, ачкычын кулыбызга бирделәр. Шуның белән эш бетте. Хәер, җирле газетада кыскача гына язма басылып чыкты. Башкача кызыксынучы, аерым игътибар күрсәтүче булмады. Ә мин фатирга күченгәнчегә кадәр бәхетебезгә ышанып җитә алмадым, - дип сүзне дәвам итте Зөлфирә ханым. - Биредә барлык уңайлыклар булуына аеруча сөендек. Олы улыбыз көн саен ваннада су җыеп юына башлады: аңарчы күргәнмени мондый рәхәтлекне. Кечесенә барысын да үсә төшкәч сөйләдек. Минем өчен бирелгән фатир бит дип горурланды.
Артур җитди егет булып үсә, үсмер чагында хоккей белән шөгыльләнә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, һөнәрнең дә күңеле кушканын сайлый: газ һәм электр белән эретеп ябыштыру остасы ул. Кулы эшкә ята, дип мактыйлар икән үзен.
-Чит җирләргә тартылу канындадыр аның. Кечкенә чагында ук "Наҗия апалар кебек матур чемоданнар белән кунакка кайтып йөрисем килә" дип хыяллана иде.
Еракларга барып эшләп йөрүен әти-әнисе әнә шулай аңлата.
Ә Кукмарага кайтып урнашулары олы уллары Айдарның теләге белән булган. Ошаткан ул безнең районны, шушында тартылган. Кызганычка каршы, бик иртә киткән якты дөньядан. Хатыны Марина ике улы - Нияз һәм Илнар белән тол калган.
-Киленебез бик әйбәт, тату яшибез. Башка милләттән булса да, татар телен яхшы белә, безнең гореф-гадәтләрне хөрмәт итә. Оныкларыбыз - безнең өчен юаныч, улыбызны югалту кайгысын басарга ярдәм итәләр. Кече улыбыз Артурның да кайтуын сагынып көтеп алабыз, - ди ирле-хатынлы Нигъмәтҗановлар.
Үзләре район кулланучылар җәмгыятендә эшлиләр: берсе шофер, икенчесе сатучы. Авылыгызга азык-төлек белән алар иярләгән "Автолавка" машинасы килә икән, димәк, сез бу райондашларыбыз белән инде таныш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев