Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Тылсым”да тәнгә дә, җанга да сихәт алдык

Бистәбездә уңышлы гына эшләп килүче "Тылсым" үзәге турында ишетеп белсәм дә, үз күзләрем белән барып күргәнем юк иде әле. Ә менә күптән түгел үзәктә ял итәргә туры килде. "Тылсым"ның ишеген ачып бинага узуга, аннан җылылык бөркелә. Һәр кешегә карата булган хөрмәт, уңай мөгаләмәгә игътибар иттем. Болар - үзәк директоры Нурсөя...

Бистәбездә уңышлы гына эшләп килүче "Тылсым" үзәге турында ишетеп белсәм дә, үз күзләрем белән барып күргәнем юк иде әле. Ә менә күптән түгел үзәктә ял итәргә туры килде.

"Тылсым"ның ишеген ачып бинага узуга, аннан җылылык бөркелә. Һәр кешегә карата булган хөрмәт, уңай мөгаләмәгә игътибар иттем. Болар - үзәк директоры Нурсөя Мөбарәкованың хезмәт җимеше. Үзәктә хезмәт күрсәтү дә югары дәрәҗәдә оештырылган. Шәфкать туташлары Ләйлә Иванова, Гөлмирә Омароваларның шифалы кулларына күз тия күрмәсен! Пешекче Зәйтүнә Әгълиева әзерләгән тәм-томнар да ашап туйгысыз.

Үзәктә бер генә минутка да тик тормыйсың. Анда төрле уеннар, кичәләр дә оештырыла. Дәваланучылар рәхәтләнеп ял итеп, көч җыеп китәләр. Мин дә үзәкне бик ошатып, тагын килү теләге белән кайттым.

Гөлсинә ГАЛИМОВА, Пычак авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев