Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәвәккәлләдем...

Хәзер искә төшерәм дә, хәйран калам: әнием 4 яшькә кадәр миңа күкрәк сөтен имезгән. Ничек шулай сабырлыгы, сәламәтлеге җиткән диген... Болай озаклап бу "эш" белән шөгыльләнүемә, әлбәттә, туганнар, күрше-тирә битараф кала алмаган: бөтенесе ничек кирәк шулай шаярталар иде. Күршедәге әби кергән саен: "Кая, бүген имдеңме? Кулыңны күрсәт әле", - ди....

Хәзер искә төшерәм дә, хәйран калам: әнием 4 яшькә кадәр миңа күкрәк сөтен имезгән. Ничек шулай сабырлыгы, сәламәтлеге җиткән диген... Болай озаклап бу "эш" белән шөгыльләнүемә, әлбәттә, туганнар, күрше-тирә битараф кала алмаган: бөтенесе ничек кирәк шулай шаярталар иде. Күршедәге әби кергән саен: "Кая, бүген имдеңме? Кулыңны күрсәт әле", - ди. Имеш, алдаласаң, уч төбенә язылган була. Кая инде кулны күрсәтү, артка яшереп, тизрәк читкә таю ягын карыйм. Җитмәсә, бабай әнигә: "Имез, килен, имез, сөт сатасың юк", - дип, мине гел үсендереп тора. Бала күңеле бит, бабай әйткәч, үземне кирәкле эш эшләгән кеше кебек хис итә идем.

Сабый өч яшьтә дә үзе белән булган вакыйгаларны истә калдырырга сәләтле, диләр бит. Шуңадырмы, күкрәк сөтеннән баш тарткан төнемне бик ачык хәтерлим. Бу вакытта миңа 4 яшь тулып киткән булгандыр инде.

Шулай йокларга яттык. Ияләнгән гадәт буенча үз "эш"емә керештем. Ләкин... тәмле түгел. "Әнием, башка иммим, сөте тәмсез", - дидем дә борылып яттым. Шуннан бирле бүтән сорамадым да. Шаяртып: "Әйдә, имәсеңме? - дигәндә дә оялып, читкә карый идем.

Иртәгәсен күрше әбисе кергәч, үзем йөгереп килеп, кулымны суздым, менә кара, янәсе. Кемне күрсәм дә, бөтенесенә яңалыкны җиткерәсе килә.

Әти шифаханәгә киткән иде. Аның кайтуын түземсезләнеп көттем. Ул ишектән керүгә: "Яңалык! Мин имине ташладым! - дип, муенына сарылдым. Әтием алып кайткан матур сумка шушы тәвәккәллегем өчен зур бүләк кебек тоелды миңа.

Гөлнур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев