Туганнарым белән күрешәсем килә
-Алло, "Хезмәт даны" газетасы редакциясеме? Можга шәһәреннән Резедә Газиятова әле бу... Иртән-иртүк шалтыраган телефоннан тыела алмыйча сулыгып-сулыгып елау ишетелде. Йөрәгем урыныннан купты: абау, ни булган, мин әйтәм. Хисләре тулып ташыган икән әлеге ханымның. Хәер, барысын да тәртибе белән сөйләп бирим әле. Моннан өч ел элек, Олыяз җирлегенә караган авылларның Хәтер...
-Алло, "Хезмәт даны" газетасы редакциясеме? Можга шәһәреннән Резедә Газиятова әле бу...
Иртән-иртүк шалтыраган телефоннан тыела алмыйча сулыгып-сулыгып елау ишетелде. Йөрәгем урыныннан купты: абау, ни булган, мин әйтәм. Хисләре тулып ташыган икән әлеге ханымның. Хәер, барысын да тәртибе белән сөйләп бирим әле.
Моннан өч ел элек, Олыяз җирлегенә караган авылларның Хәтер китапларындагы мәгълүматларга таянып, берничә язма әзерләргә туры килгән иде. Ул вакытта кичергән авыр тойгыларым әлегәчә онытылмый: күпме кайгы-хәсрәт, күпме ачы язмышлар бу китапларда! Хәкимҗан абый белән Нәзифә апа сугышка дүрт улларын озатканнар, аларның дүртесе дә әйләнеп кайтмаган. Кияүләре Ярулла Сафиуллин да яу кырында һәлак булып, бердәнбер кызлары Әсма ике бала - бер кыз һәм улы белән ялгыз калган. Сабыйларын туйдыру өчен сату итеп йөргәндә (бу эш җинаять булып саналган) биш елга хөкем ителгән. Төрмәгә үзе белән нәни кызын да алган, әмма аның гомерен саклап кала алмаган. Мәгълүматларга караганда, үзе дә озак яшәмәгән. Резедә ханым Әсма апаның оныгы - улы Рәшитнең кызы булып чыкты. "Барысына да сугыш гаепле" дигән язманы ул быел гына очраклы рәвештә Интернет челтәреннән укыган.
-Шуннан соң уйланып, төне буе йокламадым. Олыяз музее директоры Зөлхәбирә апаның һәм сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә мин ул якларда туганнарымның булуын белә алдым. Менә шулай тын гына игелек кылып ятучы кешеләр бар бит дөньяда. Мең-мең рәхмәт сезгә. Рәхмәтләремне редакциянең барча хезмәткәрләренә дә юллыйм, - дип, эчкерсез теләкләрен җиткерде ул безгә.
Әсма апа, чынлыкта озын гомер кичереп, 1986 елда вафат булган икән. Аның сөйләгәннәрен әле дә хәтерендә саклый Резедә ханым.
-Хөкем ителгәч, әбиемне иң элек Казанга алып килгәннәр. Анда барча тоткыннарны тезләндереп тотканнар, этләр белән өстергәннәр. Аннары Зөя (Свияжск) утравындагы төрмәгә озатканнар. Кызчыгы Мәскүрәне әбиемнән тартып алганнар. Әби аның өчен ут йотып, өлешенә тигән икмәк кыерчыкларын үзе ашамыйча, нянялар аша сабыена биреп барырга тырышкан. Әмма мәрхәмәтсез нянялар бичара баланы ашатмаганнар, нәтиҗәдә ул ачлыктан дөнья куйган. Әбием бу хакта елый-елый сөйли, күңеле тулудан моңлы итеп җырлап та җибәрә иде. Татарча сөйләшергә дә мине ул өйрәтте.
Тоткынлыктан азат ителгәч, бичара хатын туган авылына әйләнеп кайта. Аны Югары Казакларда яшәүче, биш-алты бала белән тол калган Зиннәтулла исемле иргә димлиләр. Никахтан соң, бу ишле гаилә Можга шәһәренә күченеп китә. Әсма апа ире белән бик тату, матур гомер кичерә. Уртак балалары Кәрам белән Фәрит туа.
-Җиде яшемдә әби мине авылына алып кайткан иде. Ул яклар бик ямьле булып истә калган, аеруча мул сулы чишмәләре әле дә күз алдымда. Хәзер инде миңа илле ике яшь. Күңелем бик нечкә. Әбием туып-үскән, әтием Рәшитнең (ул да инде гүр иясе) балачагы үткән җирләрне кабат күрәсем, туганнарыбыз белән күрешәсем килә. Бүгенге тыныч тормышыбыз өчен һәлак булган Ярулла бабам белән чын күңелдән горурланам. Сүз уңаеннан: ул сугышка кадәр мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшләгән, кара-кучкыл йөзле, матур кеше булган. Шулай ук яу кырында ятып калган, әнием ягыннан бабам Мөҗипне, Шәмседоха әбиемне дә (алар Сарман районыннан) горурлык хисләре белән искә алам.
Югары Казакларда яшәүче Хәкимҗан бабайның оныгы яши икән. Резедә ханым аның үзе һәм гаилә әгъзалары белән һичшиксез күрешер, дип ышанабыз.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев