Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туешта торбадан килә торган су эчәргә яраклымы-юкмы?

Узган ел Кукмараның Туеш бистәсенә матур итеп ясалган самавыр куелды. Без, Туеш бистәсендә яшәүчеләр шуның тирәсендә куелган торбадан су алабыз. Бу тирәдә казу, ярларны тәртипкә китерү буенча эшләр барганлыктан, торбадан килә торган суның эчәргә яраклымы-юкмы икәнен беләсебез килә иде. Янәшәдән генә агып ятучы Нурминкә суы түгелме икән ул? Әлеге суның...

Узган ел Кукмараның Туеш бистәсенә матур итеп ясалган самавыр куелды. Без, Туеш бистәсендә яшәүчеләр шуның тирәсендә куелган торбадан су алабыз. Бу тирәдә казу, ярларны тәртипкә китерү буенча эшләр барганлыктан, торбадан килә торган суның эчәргә яраклымы-юкмы икәнен беләсебез килә иде. Янәшәдән генә агып ятучы Нурминкә суы түгелме икән ул? Әлеге суның тиешле оешмалар тарафыннан тикшерелгәне булдымы икән?

Камил ФӘЙЗУЛЛИН, пенсионер.

Әлеге сорауга "Роспотребнадзор"ның Кукмара районы буенча территориаль бүлек җитәкчесе Ринат Сабирҗановтан түбәндәге җавапны алдык:

-Камил Фәйзуллинның хатында сүз самавырдан ерак түгел генә, узган ел урнаштырылган торбадан килә торган су турында барадыр, мөгаен. Әлеге торба су чыга торган урыннан көньяк-көнбатыштарак урнашкан чишмәдән сузылган. Чишмәнең корылмасын төзекләндерү, чишмәдән елга буендагы су чыгу урынына кадәр торба сузу белән халык соравы буенча һәм үз теләге белән эшмәкәр Райнур Миннемуллин шөгыльләнде. Чишмәне төзекләндерү, аны санитар таләпләргә туры китерү эшләре төгәлләнмәде, чишмә нинди дә булса хезмәт күрсәтүче оешма балансына тапшырылмаган. Суның сыйфатын контрольдә тоту буенча "Роспотребнадзор"ның Кукмара районы буенча территориаль бүлеге белән килешү төзелмәгән. Шуңа күрә әлеге чишмә суын куллану өчен сыйфатлы һәм куркынычсыз дип гарантия биреп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk