Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туембашның һәр яңалыгы күңелгә якын – хезмәт ветераны хатирәләре

Газетада Туембаш авылы уңганнары башкарган эшләр турында укып сөенеп яшим. Үзем дә бу төбәктә эшләгән булгач, Туембашның һәр яңалыгы күңелгә якын. Быел Туембаш мәктәбенә капиталь ремонт үткәрүләре турында газетада язма чыккач, күңелдә истәлекләр яңарды. Мәктәпнең 50 еллыгы якынлаша. Ул елларда директор булып эшләгән Исмәгыйль Хәйруллинның фидакарьлеге белән районда беренчеләрдән булып...

Газетада Туембаш авылы уңганнары башкарган эшләр турында укып сөенеп яшим. Үзем дә бу төбәктә эшләгән булгач, Туембашның һәр яңалыгы күңелгә якын.

Быел Туембаш мәктәбенә капиталь ремонт үткәрүләре турында газетада язма чыккач, күңелдә истәлекләр яңарды.

Мәктәпнең 50 еллыгы якынлаша. Ул елларда директор булып эшләгән Исмәгыйль Хәйруллинның фидакарьлеге белән районда беренчеләрдән булып салынган мәктәп ул. Ни сәбәпледер, 1967 ел ахырында Исмәгыйль Хәйруллин директорлыктан да, укытучылыктан да чыгарыла. Үзе бу авыр хәлгә әлләни борчылмаган:

-Була торган хәл, яз җиткәч Сазтамагыма китәм. Исән булсак, эше дә табылыр, - дип, Туембашта кыклап йөргәндә...

1968 елга аяк баскан көннәр. Кышкы каникуллар тәмамланып, мәктәптә укулар башланды. Гыйнварның 11-12 числолары. Авылга милиция килеп, Исмәгыйль абыйны өеннән алып чыгып, үзе белән авыл буйлап йөртә. Мәктәпкә дә керәләр. 1967 ел документлары Күкшел авыл Советында, элекке елларның керем-чыгым кәгазьләрен Исмәгыйль абыйга эзләтеп алдыралар. Аннан тагын милиция белән урам буйлап... Иртәнгесен милиционер тагын килә дә, Исмәгыйль абыйны Күкшел авыл Советына, аннан өенә дә кертмичә, Кукмарага алып китә. Өенә кара төндә генә кайтып җитә Исмәгыйль абый. Бу түбәнсетү-кимсетүне аның йөрәге күтәрә алмаган, күрәсең. Авылда мәктәп салган тырыш директор, гаделсезлеккә чарасыз булып, үзе теләп бакыйлыкка күчә. Авыл халкын рәнҗетмәскә дипме, 19 гыйнварда инде файдаланылмый торган иске коега ташланган. Үзе икәнен белсеннәр диптер инде, кое янында бүреген, лезвиесен калдырган. Авыл өлкәннәрне аны кадер-хөрмәт белән соңга юлга озаттылар. Сазтамагына кайта алмады ул.

Авыл өйләрен электр уты белән яктыртырга да хыялланган була Исмәгыйль абый 1967 елда Туембаш авылы өйләренә электр чыбыклары сузылып, лампочкалар эленә. Ә Кукмарадан линия юк. Мәктәпкә терәлеп торучы тау итәгендә землянка казып, цементлап ныгытып, электробудка эшләтә, куәтле генератор куярга җыена. Ул башлаган эшне мин дәвам иттем. Кукмара райсельхозтехникасы директоры Шәрип Гатауллин ярдәме белән мәктәп кече электр станциясе җиһазладык. Туембашта беренче электр утлары кабынды. Бу эшкә мәктәп кочегары, сугыш ветераны Габсәләм абый зур тырышлык куйды. Аның уллары да үзе кебек илгә игелекле булдылар. Мәктәп авылга өч ел электр энергиясе биреп килде.

1971 елда Туембашка Янсыбыдан электр линиясе сузылды. Район җитәкчеләре Атлас Булатов, Габделхәй Гарипов, Зөфәр Сәйфетдиновлар миңа - Туембаш мәктәбенең яңа директорына игътибарлы булдылар. Шәрип, Нургали Гатауллиннар белән очраттырып алар сельхозтехника һәм автомәктәп директорлары иде) мәктәп хуҗалыгын ныгытуда эчкерсез булыштылар.

Мәчкәрә мәктәбе директорлары Зиннур Әхмәтгалиев, Наумир Сәмигуллиннар үзләренә юнәткән утыннан безгә дә өлеш чыгардылар, рәхмәт яугырлары. Эшем җиңел барды, уңышлы барды. Телгә алган шәхесләрне хөрмәт белән, сагынып искә алам. 1969 елның августында Туембаш мәктәбен зурайтырга 20 мең данә кирпеч юллаган идем. Әмма 30 августта мине матди хәле бик аяныч булган, директоры эшен ташлап китеп барган Ядегәр сигезьеллык мәктәбенә күчерделәр. Анда яңа мәктәп төзәргә туры килде. Туембаш, Ядегәр халкына мең рәхмәтлемен.

Мәхмүт ГАБИТОВ, хезмәт ветераны, Иске Чәбья авылы

Фото: http://wallpapers-3d.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев