Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туембаш чәчәккә күмелгән (фото)

Чисталык капка төбеннән башлана, дигән кебек, Туембаш авылына кергәндә дә бик матур, тирә-ягы чәчәкләр белән әйләндереп алынган элмәтакта янында бер егетнең куе булып үскән үләннәрне чапкан вакыты иде. Авылда да һәр хуҗалык капка төбендә кайнаша: чистарта, әйтерсең лә, зур кунак көтә. "Бүген авыл буенча тикшереп, махсус комиссия йөри, иң матур...

Чисталык капка төбеннән башлана, дигән кебек, Туембаш авылына кергәндә дә бик матур, тирә-ягы чәчәкләр белән әйләндереп алынган элмәтакта янында бер егетнең куе булып үскән үләннәрне чапкан вакыты иде. Авылда да һәр хуҗалык капка төбендә кайнаша: чистарта, әйтерсең лә, зур кунак көтә. "Бүген авыл буенча тикшереп, махсус комиссия йөри, иң матур хуҗаылкны билгелибез", - дип ачыклык кертте Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов.

Туембаш авылында һәр йорт, каралты-кура үзенчә матур, затлы итеп эшләнгән. Челтәрләп ясалган тәрәзә йөзлекләре, капка-коймаларның кабатланмас бизәкләре биредә алтын куллы, тырыш хуҗалар яшәвен күрсәтеп тора. Быел исә Туембаш, Чуллы авыллары тагын да купшыланган: һәр йорт каршы төрле-төрле чәчәкләргә күмелгән, кулдан эшләнгән сыннар, арба таккан ат, кырмыска һәм башка төрле бөҗәкләр, киек казлар, күбәләкләр тагын бик күп төрле эшләнмәләр авылларны тагын да ямьләндереп җибәргән. Кемдер, Дамир абый Мотыйгуллин шикелле: "Барлык идеяләрне дә хатын тапты", - дип тормыш иптәшен мактаса, икенчеләренә Интернет ярдәмгә килгән, әмма ничек кенә булмасын, уйлап яки эзләп тапкан фикерләрне тормышка ашырырга да кирәк бит әле! Матурлык тудыручы дип, хатын-кызлар турында сөйләргә яратсак та, бу очракта көчле затлардан башка гына әллә ни эшләп булмас иде. Капка төбендә ял итү өчен матур эскәмияләр, гөлләр утырту өчен подставкалар, балалар мәйданчыклары - күмәк хезмәт нәтиҗәсе.

-Үткән елның сентябрь аенда, балалар бакчасын ачкан вакытта республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, авылдашыбыз Илдус Габдрахманов: "Әйдәгез, алдагы елны Чәчәк елы дип игълан итик", - дигән тәкъдим белән чыкты, һәм авыл халкы, бер тавыштан, аны күтәреп алды, - дип, әлеге чараның барлыкка килү тарихы белән таныштырды җирлек башлыгы. - Моннан өч ел чамасы элек чисталык конкурсы үткәрелә башлаган иде инде, без аны бераз киңәйттек кенә. Һәм алдагы елларда да ул шушы рәвештә дәвам итәр дип уйлыйбыз.

Яз көне исә, почта аша, җирлектәге ике авыл халкына "Чәчәк елы - 2016" конкурсының таләпләрен таратканнар. Конкурсны номинацияләргә бүлеп үткәрергә уйлаганнар: җирлек депутатлары, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, мәктәп укучыларының, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, мәдрәсәдә укучылар һәм пенсионерлар арасында. Һәм һәр хуҗалыкка үзенең нинди номинациядә катнашачагы турында алдан ук билгеле булган.

Гөлгенә апа Йосыпованың да гөлләр утырткан чүлмәкләрен урнаштырып, тәртипләп йөргән чагы иде. "Бүген комиссия йөрисен белми калганбыз, белдерүне дә күрмәгәнбез. Өлгерәмме инде?!" - диде ул, борчылып. Йосыповлар гаиләсе ерак Себердә гомер иткәннән соң, туган якларына әйләнеп кайтканнар икән.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев