Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормышка юмор аша карыйлар

Кышын эштән кайтып килгәндә Рудник урамында каршыма еш кына авылдашларым Сәрия Исламова белән Кадрия Сәлаховалар очрый иде. Үзем салкыннан бөрешкән булам. Барлык уйларым җылы өй, кайнар ризык, телевизор каршындагы йомшак кәнәфи турында. -Мондый салкын, караңгы кичтә кая юл тоттыгыз?- дип сорыйм. -Зур Кукмара клубында спектакль әзерлиләр бит, шунда катнашабыз, -...

Кышын эштән кайтып килгәндә Рудник урамында каршыма еш кына авылдашларым Сәрия Исламова белән Кадрия Сәлаховалар очрый иде. Үзем салкыннан бөрешкән булам. Барлык уйларым җылы өй, кайнар ризык, телевизор каршындагы йомшак кәнәфи турында.

-Мондый салкын, караңгы кичтә кая юл тоттыгыз?- дип сорыйм.

-Зур Кукмара клубында спектакль әзерлиләр бит, шунда катнашабыз, - диләр. Икесе дә үзәк район дәваханәсендә хезмәт куялар, эштән арып кайтканнардыр, юкса. Һай, тынгысыз җаннар икән, дип карап калам "артистлар" артыннан, туңган борынымны уып.

Ниһаять, спектакльне карар көн дә җитте. Мондый тамашалар бик тансык авыл халкына. Һәркем дә шәһәр театрларына барып йөри алмый бит. Үзебезнең арада яшәүчеләр уйнаган спектакльләр кызыграк та әле.

Әлеге "Мөгезле Мәүлихан" дигән спектакльнең (пьеса авторы - драматург Данил Салихов) эчтәлеген сөйләп тормаска булдым, аны һәркем үзенчә аңлап кабул иткәндер. Миндә ул күп кенә каршылыклы фикерләр тудырды. Сүзем, тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итү өчен вакытларын кызганмыйча, йорт-җирдәге эшләрен калдырып, репетициягә ашыккан, рольләрне күңел биреп өйрәнгән үзешчәннәр турында. Әлбәттә, аларны туплау, эшне оештыру башында мәдәният йорты җитәкчесе Рузилә Зарипова тора, спектакльне исә сәхнәгә сәнгать җитәкчесе, танылган юмор остасы Әмир Хәләүтдинов куйган. Ролен үзенә хас осталык белән, тәмен тоеп башкаруын күреп, сокланып утырдым. Зур сәхнәләрдә уйнарлык талант иясе дисәм, арттыру булмас, тәгаен. Үзешчән композитор Илгиз Зарипов, үзешчән шагыйрь һәм күпсанлы шаян хикәяләр авторы Харис Мостафинны да тамашачы җылы кабул итте. Район халкына яхшы мәгълүм бу иҗатташ дуслар белән таныштыруның кирәге юктыр. Ә менә гади колхозчы ролен башкарган Руслан Нәбиев турында сөйләп үтәргә булдым. Җор телле, шаян холыклы бу ир-егетнең сәнгатькә тартылуы кечкенәдән, "Кәҗә белән сарык" татар халык әкиятендәге Бай роленнән башланган.

-Моның өчен беренче укытучым Резидә Кәримовага, шулай ук остазым Хәлим абый Кәримовка хөрмәтемне җиткерәм, - ди ул. Мәрхүм укытучысы Зөфәр абый Гомәровны да якты хисләр белән искә ала. Юрист һөнәрен сайлап, хәзерге вакытта автомобильләргә газ ягулыгы салу станциясендә эшләсә дә, Руслан мәдәният йортында үткәрелгән чараларда катнашып килә.

-Спектакльдә тере мәет булып, ак җәймә астында ятарга ничек батырчылык иттең? - дим.

-Башта чиркандырды инде, ләкин моңа юмор аша карарга тырыштым. Җәймә астыннан килеп чыгуыма тамашачыларның көлешүен ишетү сөенеч булды. Сәхнәдәш иптәшләремә рәхмәтлемен, алар миңа рухи көч бирде, - дип җавап кайтарды ул.

"Яше сиксәннән узган карчык"ның уйнау осталыгына ихлас сокланып, әллә башкаладан чакырылган олы яшьтәге артист микән, күргән-белгән кеше түгел, дип танымыйча утырсам, Сәрия булып чыкты ул! Күрче, талантын еллар буе яшеренеп яткан икән.

-Ничек шундый образга керә алдың? - дип сорагач соңыннан:

-Ике әби белән үстем бит мин, - дип җавап бирде ул, елмаеп. Кадрия исә гайрәтле, туры сүзле авыл хатыны ролен уңышлы башкарды. Икесенең дә, шулай ук Әлфирә Җиһаншинаның да сәхнәгә беренче адым ясаулары гына икән юкса. Музыкаль бизәлеш исә Илдар Мостафинның хезмәте.

Җирлектәге сәләтле кешеләрне сәнгатькә тарту эше дәвамлы булыр, халыкны яңа тамашалар белән куандырырлар, шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев