Татарстанның атказанган юристы Мәгънәви Гәрәев тумышы белән Кукмара төбәгеннән
Бу көннәрдә үзенең 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Татарстанның атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты Мәгънәви әфәнде Гәрәев тумышы белән Кукмара төбәгеннән. ...Заманында Тәкәнеш районына кергән Яңа Чәбия авылында әлеге төбәкнең мактаулы кешеләреннән саналган Тимерша Гәрәй улы һәм Мәгъфүрә Габдрахман кызы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга аваз сала Мәгънәви. Исеме...
Бу көннәрдә үзенең 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Татарстанның атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты Мәгънәви әфәнде Гәрәев тумышы белән Кукмара төбәгеннән.
...Заманында Тәкәнеш районына кергән Яңа Чәбия авылында әлеге төбәкнең мактаулы кешеләреннән саналган Тимерша Гәрәй улы һәм Мәгъфүрә Габдрахман кызы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга аваз сала Мәгънәви. Исеме җисеменә бик тә туры килә малайның. Яшьтән үк мәгънәле булып, апасы Әлфинур белән абыйсы Ясәви кебек, әти-әнисенә көченнән-сәләтеннән килгәнчә булышып үсә ул. Тәкәнеш район башкарма комитетында җаваплы вазыйфа башкаручы Тимерша ага Гәрәев та, булдыклы почтальонка Мәгъфүрә апа да төпчек улларының тапшырылган һәр эшкә җитди каравын, тырыш, гадел, кешелекле булуын күреп, сөенеп туймыйлар. "Һәрвакыт гаделлек яклы син - үскәч прокурор яисә судья булып куярсың әле!" - ди әтисе. Ходайның "Амин!" дигән сәгатенә туры килгәндер - юраганы юш килә Тимерша аганың.
Югары белем алгач, яшь белгечне Казан каласының Идел буе районы халык судына стажер итеп җибәрәләр. Шунда ярты елдан артык эшләве вакытында үзен бары тик яхшы яктан гына танытып өлгергән егетне Татарстан АССРның юстиция министры Әнәс Таҗетдинов та күреп ала. Нәтиҗәдә, аны 1986 елның мартында башкалабызның Вахитов районы халык судына халык судьясы итеп тәгаенлиләр. Биредә эшләве чорында Мәгънәви Тимерша улы шактый бай тәҗрибә туплый, сайлаган һөнәренә ышанычы, мәхәббәте тагын да арта төшә. Әлбәттә, моның өчен ул биредәге беренче остазына - халык суды рәисе Рим Уразмановка бик тә рәхмәтле!
1988 елның гыйнварында Мәгънәви әфәнде Татарстан Югары судында судья булып эшли башлый. Шунда алты ел хезмәт куеп, осталыгын тагын да камилләштерә төшкәннән соң, Казан каласының Совет районы суды рәисе итеп билгеләнә. Әлеге гаять җаваплы постта ике дистә ел дәвамында намуслы хезмәт итеп, бишенче квалификация класслы (!) судья булу дәрәҗәсенә ирешә. Аның уңай эш тәҗрибәсе 2010 елда Россия судьялары җәмгыятенең Мәскәүдә чыгучы "Судья" исемле бәйсез журналда да дөнья күрде.
Абруйлы замандашыбыз 2014 елның маеннан - Лаеш районы суды рәисе. Биредә дә үз эшен җан җылысын, күңел яктысын биреп башкара - кешеләр язмышы һәм гаделлек сагында элеккечә уяу тора ул!
Әле бит Мәгънәви Тимерша улының тагын бер һөнәре бар. Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты доценты буларак, инде шактый еллар дәвамында булачак юристларга ныклы белем-тәрбия бирә ул. Аның "Смягчение наказания при его назначении по Российскому уголовному праву" дип исемләнгән кандидатлык диссертациясе юрфак студентлары өчен дәреслек буларак та файдаланыла.
Юрфакта Мәгънәви Тимерша улын, тәҗрибәле зур белгеч-галим буларак, бик хөрмәт итәләр. Берничә ел рәттән Дәүләт аттестациясе комиссиясе рәисе итеп билгеләнүе дә шул хакта бик ачык сөйли.
Гаиләсе дә сокланырлык Мәгънәви әфәнде Гәрәевның. Кояшлы Үзбәкстанда туып-үскән һәм, балигъ булгач, Казанга килеп, биредәге төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган Нурия Сәетбәкер кызы белән алмалар өлгергән чакта - 1985 елның 15 августында никахлашалар алар. Саф мәхәббәт бакчасында, күз явын алырлык булып, асыл җимешләр өлгерә. Хәзер ул "җимешләр" - Эльвира белән Эльдар - үзләре үк әти-әни инде. Аларның һәр икесе дә, әтиләре юлыннан китеп, университетның юридик факультетын "кызыл диплом" белән тәмамлаганнар. Кияүләре Артур белән киленнәре Диана да - юристлар...
Бу данлыклы нәселнең дәвамчылары арасында юридик белемле кешеләр тагын да бар. Мәгънәви әфәнденең апасы Әлфинур белән җизнәсе Фәритнең кызлары Фидалия - Кукмара район судында җәмәгать судьясы. Аның кияве Рәсим дә - юрист. Абыйсы Ясәви белән җиңгәчәсе Рушаниянең кызлары Венера да юрфакны тәмамлады.
Ирле-хатынлы Гәрәевларның кәефләре күтәренке. Бәхет формуласын үзләре тапты алар.
Шаһинур МОСТАФИН, "Сүз" нәшриятының баш мөхәррире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев