Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар хатынының күргәннәре

"И-и, безнең күргәннәрне кәгазь битләренә генә сыйдырырлыкмы соң? Галимҗан Ибраһимовның "Татар хатыны ниләр күрми?" дигән әсәре бер китап булса, безнеке шундый ничә китап булыр иде икән?", - дип каршы алды безне Манзарас авылында яшәүче 95 яшьлек Мансура апа Хәйруллина.

Әйе, Мансура апа сөйләгәннәрне тыңлаганнан соң, тагын бер тапкыр, чыннан да, ниләр генә күрми татар хатыны дип уйлап куясың. Ятимлек, хәерчелек, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт. Балыклы авылы кызы кечкенә Мансураның нәфис җилкәсенә авыр йөк булып яткан. Ичмасам, әтиләре дә балаларын яклый, саклый алмаган шул, утыз ике яшендә үк вафат булган. Әнисе егерме биш яшендә өч бала белән тол калган. Ул вакытта иң олысы Мансура апа - алты яшьлек, ә иң кечкенә сеңлесе өч айлык булган.

-30нчы еллар, колхозлашу чоры. Бик авыр вакытлар иде. Әни иртән-иртүк эшкә чыгып китә, миңа ике баланы карыйсы, әни кайтышка ашарга пешерәсе. Олы мичнең казанына буй җитмәгәнлектән, бүкәнгә баса идем. Әле пешерергә әйберсе булса ярый, анысы да юк, - диде Мансура апа. - Дөресрәге, минем балачагым хәер сорашып узды. Төшкә кадәр укуда, ә көннең икенче яртысында күрше-тирә авылларга чыгып китә идем. Сабый, дип тормадылар, минем төенчеккә кул сузучылар, алдаучылар да булды... Кайчак әни оннан вак кына ипиләр пешерә, һәм аны данлыклы Китәк базарына алып барып сата идек. Мин ул вакытта укый, яза, акча саный да белмим. Ипине түләп алганы да, акча бирми генә эләктереп китүчеләре дә булгандыр инде. Шунысы истә: берсендә, бар ипине бушка таратып кайткансың дип, әни бик каты ачуланган иде.

Әнисе, ялланып, Украинага, Чиләбе якларына төрле эшләргә киткән вакытта сабыйларга үз көннәрен үзләренә күрергә туры килә. Ялгыз яшәгән чаклары, әбиләренә, туганнарына барып сыенган вакытлары да була.

-Җиңгиләрдә яшәгән вакытта мәктәптә укый идем. Аларның да ике балалары бар. Минем мәктәптән кайтканны күрсәләр, дәреслекләрне алып, битләрен ерталар. Китапларның да кадерле чагы бит: ике балага берәү генә. Шуңа күрә, дәресләр тәмамлангач, авылның икенче башында яшәүче әбигә китапны илтеп куям да, иртән, яңадан китапны алып, мәктәпкә барам. Шулай итеп тә әле мин "отлично"га укыдым. Шуның өчен икенче сыйныфта мине галош белән бүләкләделәр. 1935 елда Кукмарага күчендек, әни тимер юл төзелешенә эшкә керде. Ә мин беренче мәктәпкә өченче сыйныфка укырга бардым. Ә дүртенче сыйныфка әни җибәрмәде. "Бөтен кеше укырга керсә, кара эшне кем эшләр? Кызың кайда эшли дип сорыйлар, эшләми дип әйтергә оят", - диде. Миңа ул вакытта унике яшь иде.

Ә хәзер Мансура апаның өстәлендә көлтә-көлтә газета-журналлар ята. Югыйсә, өч сыйныф кына белеме бар бит, анысын да латин телендә укыган булган. Калганын үзлегеннән өйрәнгән ул.

Кайларда гына хезмәт куймый Мансура апа. Төнлә белән тимер юлда кар көри. Башта ике юл арасына карны өяләр, аннары аны атка тагылган зур кәрзиннәргә төяп түгәләр. Көз көне исә - бәрәңге складында, ә җәйләрен кайда нинди эш бар, шунда бил бөгә.

-Басуда бәрәңге чүпләгәндә бер смена эшләгән өчен 3 сум акча түлиләр, төнлә вагонга төйисе булса, тагын 3 сум өстәлә. Ул вакытта бер килограмм арыш ипие - 75 тиен, ә ак ипи бер сум илле тиен тора иде, - диде юбиляр.

Күппрофильле лицейның (ул вакытта икенче мәктәп) икенче катын төзүдә дә катнашкан ул. Чиләкләп су ташып измә ясарга, аны икенче катка ташырга, стеналарын штукатурларга туры килгән. Әле эш сәгате тәмамланганнан соң, Балыклыга кичке уенлыкка да кайтып йөргәннәр.

Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев