Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Талантлы укучылар бәйгесе

Узган атнада А.Булатов исемендәге күппрофильле лицейда "Фәнгә омтыл" дигән икенче ачык республикакүләм фестиваль узды. Районның иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге оештырган әлеге чарада республиканың шәһәр һәм районнарыннан килгән 82 укучы катнашты.

Фестивальне ачып җибәргән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров сүзләренә караганда, районда иҗатка омтылган, фәнни эшләр, махсус проектлар өстендә эшләүче укучыларның саны елдан-ел арта.
-Егет-кызларыбыз районда гына түгел, республика, Халыкара, Бөтенрәсәй күләмендә узган конкурс-бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар, фән олимпиадаларында да уңышларыбыз бихисап. Бүгенге фестивальгә республиканың һәрьяктан талантлы укучылары килгән. Барыгызга да уңышлар телим, - диде ул.
Тумышы белән Зур Сәрдек авылыннан булган якташыбыз, филология фәннәре кандидаты, КФУның филология һәм сәнгать институты доценты Луиза Җамалиева әлеге очрашуны "Белем бәйрәме" дип атады, укучыларны бәйгедә сынатмаска чакырды, Казан Федераль университетында яңа уку елында ачылачак яңа төр белгечлекләр белән таныштырды. "Ялкын" журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллинаны күргәч, балалар аеруча сөенде.
-Кешедә мәктәп программасыннан тыш, өстәмә белем алу теләге туган икән, димәк, ул тормышта югалып калмаячак. Республиканың төрле төбәкләреннән җыйналган талантлы укучыларны күреп сөенәм, горурланам, - диде ул. - "Ялкын" журналы хезмәткәрләренең төп максаты - балаларга өстәмә белем бирү. Бездә "Әдәбият", "Журналистика" мәктәпләре уңышлы гына эшләп килә. Интернет челтәре аша онлайн режимда уку мөмкинлеге дә бар. Җәен исә актив, иҗади яшьләрне "Сәләт" лагерена чакырабыз. Әгәр тормышта үзегезгә ошаган юлны сайлагансыз һәм ул күңелегезгә якын икән, ул юлдан тайпылмагыз, максатларыгыз, теләк-ниятләрегез чынга ашсын.
Укучылар "Математика", "Химия-биология", "Техник иҗат", "Физика", "Инглиз, рус, татар филологиясе", "Лингвистика", "Социаль-икътисад" юнәлешләрендә чыгыш ясады. Проектларның, фәнни эшләрнең барысының да нигезендә тырышлык ята. Кайсы гына хезмәтне алсаң да, үзенең актуальлеге, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Мультимедиа проектлары белән тулыландырылган, һәркемгә аңлаешлы итеп әзерләнгән хезмәтләрне сәгатьләр буе тыңласаң да ялыкмыйсың. Жюри әгъзаларына да җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады, билгеле. Гран-при иясе Буа районыннан килгән Светлана Журавлева булды. 9 сыйныфта белем алучы әлеге кыз электромагнит дулкыннарының чебеш яралгысына ни дәрәҗәдә зыян китерүен үзе уздырган тәҗрибәдән чыгып аңлатты. Микродулкынлы мич, кәрәзле телефонның тавык йомыркаларына ясаган тәэсире гаять зур - моны яңа туган кәкре аяклы, зәгыйфь чебешләр мисалында күрергә була иде. "Электромагнит дулкыннары организмны һәрьяклап җимерә, аеруча баш миенә, җенес органнарына, ашказаны эшчәнлегенә зыян сала. Тормышыбызның мөһим бер элементына әверелгән телефон, микродулкынлы мичләрне мөмкин кадәр сирәк кулланырга кирәк", - дип йомгаклады ул үзенең чыгышын. Светлананың фәнни эшендә, чыннан да, уйланырлык фактлар күп булды - ул сөйләгәннән соң залда урнашкан тынлык та шул турыда ишарәләде.
Конференциядә кукмаралылар да сынатмады. Биш призлы урын - безнеке.
"Техник иҗат" - Инсаф Хантимеров (рәсемдә), Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин.
"Физика" - Азат Зәйнетдинов, Ф.Әхмәтов исемендәге Кәркәүч урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, җитәкчесе Илдус Әхмәтгалиев.
"Инглиз филологиясе" - Фатыйма Хәсәнова, Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, җитәкчесе Ландыш Камалова.
"Рус филологиясе" - Ләйсән Мәрсетдинова, А.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 9 сыйныф укучысы, җитәкчесе Нина Пикуш.
"Социаль-икътисад" - Гүзәл Фазлыева, А.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 9 сыйныф укучысы, җитәкчесе Нурия Нәбиева.
Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев