Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сораштыру нәтиҗәләре ни сөйли?

Агымдагы елның икенче кварталында коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясе иҗтимагый совет белән берлектә поселок, ике авыл җирлеге халкы, район газетасы редакциясенә һәм Пенсия фонды идарәсенә килүчеләр - барлыгы 341 кеше арасында социологик сораштыру үткәрде. Моннан тыш, 171 кеше сәламәтлек тармагында коррупциянең сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән сорауларга җавап бирде. Сораштыру нәтиҗәләреннән...

Агымдагы елның икенче кварталында коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясе иҗтимагый совет белән берлектә поселок, ике авыл җирлеге халкы, район газетасы редакциясенә һәм Пенсия фонды идарәсенә килүчеләр - барлыгы 341 кеше арасында социологик сораштыру үткәрде. Моннан тыш, 171 кеше сәламәтлек тармагында коррупциянең сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән сорауларга җавап бирде.

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, жавап бирүчеләрнең 68 процентының районның вәкаләтле затларына бүләкләр биргәне юк икән, ә 21 процентына шәхсән үзенә яки кеше аркылы "табаны майларга" туры килгән. Сораштырылучыларның 60 проценты - сәламәтлек саклау, 30 проценты - ЮХИДИ, 17 проценты - мәгариф, 10,5-11,6 проценты - хокук саклау органнары, 10 проценты җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасында коррупциягә аеруча юл куела дип саный. Хезмәт күрсәтүдә тиешле сроклар сакланмау буенча "кара" исемлекнең башында да сәламәтлек саклау тармагы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, теркәү палатасы, башкарма комитет, БТИ һәм башка оешмалар тора. Респондентларның 6 проценты соңгы елларда районда коррупция фактлары кимеде дип, 19 проценты артты дип, 21,6 проценты элеккеге дәрәҗәдә калды дип саный.

Поликлиникада, стационарда медицина ярдәме күрсәтүдән сез канәгатьме, дигән сорауга түбәндәге җавап алынган:

35 процент - тулысынча канәгать түгел,

19,4 процент - канәгать түгел,

17 процент - җавап бирергә кыенсынам,

15 процент - канәгать түгел дип әйткәнче, канәгать дип әйтү дөресрәк булыр,

4,7 процент - тулысынча канәгать.

Бүләк биргәнне күбрәк түбәндәге бүлекләрдә яраталар икән: балалар бүлеге - 2 процент, терапия - 14,7, гинекология - 17,6, хирургия - 23, башка бүлекләр (бала тудыру йорты, УЗИ, лаборатория, неврология) - 29 процент. Үз проблемаларын бүләк бирү юлы белән хәл итү өчен кемдер 100 сум сарыф итсә, икенчеләренең акча янчыгы 5 мең сумга кадәр юкарган.

Респондентлар хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү буенча үз фикерләрен дә тәкъдим иткән:

-лаборатория хезмәтен яхшыртырга кирәк, чөнки күп анализлар дөрес түгел;

-поликлиникада талон буенча кабул итүне җайга салырга кирәк;

-гади халыкка игътибар артсын иде;

-участок табиблары күп вакыт ялда яки укуда булалар;

- дүшәмбе көнне авырып китсәң, табибка керә алмыйсың - алдан язылырга кирәк, диләр. Ә өч-дүрт көннән соң - язылган көнгә инде терелгән буласың;

-түләүсез хезмәтләргә һәрвакыт чират, ә түләүлеләр көнендә хәл ителә;

-лейкопластырьларны, бинтларны авыру үзе сатып алырга тиеш;

-17 сәгатьтә дәваханәдә инде бер табиб та калмый;

-гинекология бүлегендә ялгыш диагноз куйдылар, тиешенчә дәваламадылар, нәтиҗәдә РКБда катлаулы операция ясадылар;

-хирургия кабинетында озын чират җыела;

-медицина бушлай булсын иде.

Ришвәтчеләрнең кулына ничек "сугарга" соң? Сораштыруда катнашучыларның яртысына якыны законнарны тагын да кырысландырырга кирәк дип саный. Бюджет средстволарын бүлүне һәм файдалануны нык контрольдә тотарга кирәк, ди респондентларның 39 проценты. Халыкның хокукый белемен грамотлылыгын күтәрү, хокук саклау органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, коррупциягә каршы эшчәнлекне массакүләм мәгълүмат чараларында киңрәк яктырту, халык арасында әлеге юнәлештә агитация эшләре алып бару, бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын арттыру, урындагы затларның керем һәм чыгымнары динамикасын күзәтү дә коррупциягә каршы көрәштә файда китерер дип өметләнә халык.

Гөлгенә ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев