Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Скандинавиячә йөрүне үз иткән Сәлимә апа: “Йөрәк тә борчымый, тын да кысылмый”

Соңгы вакытта чит илдән кергән гореф-гадәтләр, уңдырышлы туфракка төшкән орлык кебек, безнең җирлектә яхшы шытым бирәләр. Скандинавиячә йөрүне генә алыйк. Спортның бу төре хәзер шәһәрләргә генә түгел, авылларга да үтеп керде. Элек әби-бабайларыбыз юкка гына таякка таянып йөрмәгәннәр икән, димәк, файдасы бар, дип шаяру катыш елмая туганым Фәния. Михнәтле тормыштан...

Соңгы вакытта чит илдән кергән гореф-гадәтләр, уңдырышлы туфракка төшкән орлык кебек, безнең җирлектә яхшы шытым бирәләр. Скандинавиячә йөрүне генә алыйк. Спортның бу төре хәзер шәһәрләргә генә түгел, авылларга да үтеп керде. Элек әби-бабайларыбыз юкка гына таякка таянып йөрмәгәннәр икән, димәк, файдасы бар, дип шаяру катыш елмая туганым Фәния. Михнәтле тормыштан сыгылып, таякка калганнарын беләбез бит ул чор кешеләренең.

Төркәш авылында гомер кичерүче Сәлимә апа Саматовага да күпне кичерергә туры килгән. Дәһшәтле 1941 елда дөньяга килгән ул. Нәкъ сугыш башланган көнне: 22 июньдә. Әтисенә яу кырыннан әйләнеп кайтырга язмаган. Әнисе ике бала белән тол калган. Ул заманның авырлыкларын сөйләп бетерерлекмени? Уналты яшеннән фермада эшли башлаган кыз гомер буе шул хезмәтенә тугры калган. Авыр эш, бер-бер артлы үткән еллар сәламәтлеген какшатса да, картлыкка бирешергә исәбе юк Сәлимә апаның.

-Үткән елда скандинавиячә йөрүнең сихәте турында телевизордан ишеттем дә, үзем дә йөреп карарга булдым, - дип сөйли ул. - Базардан махсус таяклар алып кайттым. Сентябрь урталары иде. Башта әз генә юл үттем, аннары араны арттыра бардым.

-Сәерсенеп караучылар булдымы соң?

-Булмаган кая. Анысын сөйләп тормыйм инде.

-Аннары миңа Флера, Рафидә, Рәсүлә кушылды. Беренче вакытта авыл читендәге каенлыкка кадәр ике чакрым чамасы юл үтә идек. Кире кайтуны исәпкә алсаң, дүрт чакрымга җыела. Үкчә белән дә, аяк очында да йөрдек. Аннары араны арттыра бардык. Чәбья авылы юлының яртысына кадәр җитә идек. Бу инде өч чакрымнан артык булыр. Кышын да кар-буран дип тормадык: беркөн чыкмый калмадык. Кичке сәгать алтыда китеп, өчәр сәгать йөрдек. Өйгә манма тиргә батып кайтып керә идем.

-Нигә озак торды, хәле ничек икән дип, ут йотып утырдым инде, - дип сүзгә кушыла тормыш иптәше Рафис абый. Ничек борчылмасын бергә гомер иткән якын кешесе өчен? Моннан биш еллап элек бер аяксыз калган ирнең ышанычлы таянычы да, тәрбия кылучысы да бит әле ул хатыны.

-Бар, чык инде, вакыты җитте бит, дип көн саен искәртеп тора үзе, - дип елмая Сәлимә апа. Ике кыз, бер ул үстергәннәр, сигез оныклары, ике оныкчыклары бар икән.

Скандинавиячә йөрүнең нәтиҗәсеннән канәгать Сәлимә апа: кан басымы да нормальләшкән, йөрәге дә борчымый, тыны да кысылмый башлаган. Иртәнге якта чыклы үләндә яланаяк йөрүенең дә файдасын күрә.

Флера ханым Сәләхиева да шуны раслады. Әйтүенчә, кан басымы яхшырган. Әллә яшәртә дә инде спортның бу төре: алтмышны узган дип әйтмәссең дә үзенә.

-Түбән Камада яшәүче сеңлем кунакка кайткач: "Апа, безнең шәһәрдә барысы да скандинавиячә йөри бугай инде, нигә син дә шөгыльләнмисең?"- диде. Менә шуннан соң, кеше көлдермәгез дигән сүзләргә карамыйча, Сәлимә апага иярдем. Таякка таянып йөрү генә түгел бит ул, үз кагыйдәләре бар. Хәрәкәт төрләренә Интернет челтәреннән карап, газеталардан укып өйрәндем, Рафидә дә өйрәтте. Безгә башка авылдашларыбыз да кушылган иде, тик алар озак йөрмәделәр.

Билгеле, җәй җиткәч, авыл кешесенең эше күбәя, бәбкә-чебешләр үстерү дә чабудан тарта, шуңа күрә скандинавиячә йөрүне көзгә кадәр туктатып торырга сүз куешканнар. Мәшәкатьләре җитәрлек булса да, Сәлимә апа гына туктамаган: чакрымнар үтмәсә дә, бераз йөреп тора. Аяклар ойый алайса, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев