Сарымсак үскән түтәлгә утыртылган бәрәңге ике ай эчендә өлгергән
Быел көз яңгырлы килде. Җитмәсә, әбиләр чуагы да кунак кызыдай бер-ике көннән саубуллашып китеп барды. Тоташ яңгырлар булу сәбәпле, күпләр әле һаман да ян бакчасындагы бәрәңгесен казып бетермәгән. Октябрьдә күкнең аязуына өметләнәләр икән... Сазтамак авылында яшәүче Хәмитовлар гаиләсе исә кыздырып торган 25 июль көнендә утырткан бәрәңгеләрен казырга чыкканнар. Ян бакчадагы...
Быел көз яңгырлы килде. Җитмәсә, әбиләр чуагы да кунак кызыдай бер-ике көннән саубуллашып китеп барды. Тоташ яңгырлар булу сәбәпле, күпләр әле һаман да ян бакчасындагы бәрәңгесен казып бетермәгән. Октябрьдә күкнең аязуына өметләнәләр икән... Сазтамак авылында яшәүче Хәмитовлар гаиләсе исә кыздырып торган 25 июль көнендә утырткан бәрәңгеләрен казырга чыкканнар.
Ян бакчадагы бәрәңгеләрен алар инде әбиләр чуагында ук җыеп алганнар. Ә яшелчә бакчасындагы бер түтәл бәрәңгене кар яуганчы торгызмакчы булганнар, тик... фитофтора аның сабакларын харап иткән.
-Без ел саен суганны алгач, бушаган җиренә бәрәңге утырта идек. Суганны сарымсактан соңрак алганга, аның урынына утырткан бәрәңге өлгереп җитешми иде. Шуңа күрә суган түтәлендә башка үстермәбез дип, уйлаган идек, - дип сөйли башлады гаилә башлыгы Фәрит абый. - Быел сарымсакны алгач, лапаста утыртудан калган бер чиләк бәрәңге булуы искә төште. Аны никтер малга да ашатмаганбыз, ташламаганбыз да. Ул шулкадәр борынлаган: 8 сантиметрга җиткән үсентеләре бер-берсенә чолганып беткән иде. Аларны утыртыр алдыннан, башта чокырлар казыдык, берәр чүмеч су сиптек. Аннары борыннарын сындырмыйча, саклык белән генә күмдек. Кайберләренең үсентеләре җир өстенә дә чыгып калды.
Бер атнадан бу бәрәңге тишелеп тә чыга. Аңа икенче һәм соңгы тапкыр суны чәчәк атканда сибәләр. Алга таба ул яңгырлар хисабына үсә. Бер тапкыр төбен өяләр. Иң кызыгы - бу түтәлдә бер бөртек чүп үсми, бәрәңге сабагына бер колорадо коңгызы кунмый. Нематода да йокмый.
-Ничә еллык күзәтүләрдән соң бер нәтиҗәгә килдек: бәрәңгене ашыгып утыртасы түгел, - дип сүзгә кушылды хуҗабикә Рәхилә ханым. - Мин Сазтамакка 30 ел элек Туембаштан килен булып төштем. Ул вакытта ук туган авылымның халкы бик кызу, эшне дә җиренә җиткереп кенә түгел, тиз вакыт эчендә башкара иде. Хәзер дә бәрәңгене анда беренчеләрдән булып утырталар һәм алалардыр. Шул тәртип белән мин дә җир кибүгә өйдәгеләрне дуалап бакчага чыгара идем. Әмма бу якта туфрак кызгылт. Сукалагач, бакча зур-зур түмгәкләргә әйләнеп, бәрәңгене шулар астына ташларга туры килә. Бер елны эш күп булды, бәрәңгене 4 июньдә генә утырттык. Бөтен чүп үләне тишелгән, җир җылынган, кипкән иде. Көзен кеше рәтендә казысак, иң эре бәрәңге - бездә. Өстәвенә, бер тапкыр чүп үләне утамадык. Чөнки бакча сукаланганда чүп үләннәре тамырдан йолкына, орлык көе җир астына кереп калмый. Балчык та түмгәксез була.
2010 елдагы корылык вакытында да Хәмитовлар мул уңыш ала. Сере - бәрәңгене авылда иң соңгылары булып утыртуларында, диделәр. Хәзер күпчелек авылдашлары Фәрит абый чыкмыйча бәрәңге утыртмый да икән.
-Менә, кабыгы да әрчелми, үзенекен куган - ике айда җитешкән! - дип, Рәхилә апа бәрәңге чүпләвен дәвам итте. Мин исә Фәрит абыйга иң кызыксындырган соравымны бирдем:
-Бу бәрәңгене кышка саклыйсызмы, хәзер үк ашауга тотасызмы инде?
-Без моны киләсе ел өчен орлыкка салып куябыз. Аллаһ кушса, киләсе елга бәрәңгене күчереп утырту ысулы белән үстереп карамакчы булам. Помидорны да башта өйдә тартмада үстереп, аннары бакчага чыгарабыз. Шуның кебек, ян бакчага утырткан бәрәңгене чәчәк атар алдыннан яшелчә бакчасына күчерергә уйлыйм. Андый бәрәңге ничек үсәр микән? - диде ул.
Рәхилә апа исә файдалы киңәшләрен бирергә ашыкты:
-Яз яңгырлы килсә, яисә башка сәбәпләр туса да, бәрәңге утыртырга соңардым дип кайгырасы түгел. Утырту бәрәңгесен бер урынга куеп, борынландырырга кирәк. 25 июльдә генә утыртсагыз да, бәрәңгесез калмассыз. Әле чүп утыйсыгыз, корт белән көрәшәсегез дә булмаячак.
Инде киләсе елны зарыгып көтеп калабыз. Хәмитовларның күчереп утырткан бәрәңгесе ничек үскәнен, күпме уңыш биргәнен күрәсе килә хәзер...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев