Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабырлык иясе – Бәрия

"Сиңа минсез - миңа синсез Яшәүләр читен булыр"... Өч елга якын тирә-юньдәгеләр ярдәменә мохтаҗ булып, урынга берегеп кенә яшәүче күршем Наил, хатыны Бәриянең йөзенә туп-туры карап, шулай дип җырлап җибәрде. Бәрия дә, елмаеп кына, җыр сүзләре белән килешүен белдерде. Күп еллар трактор, комбайннар егәрләп, колхозның төрле эшләрендә көч куйган, беркемгә...

"Сиңа минсез - миңа синсез

Яшәүләр читен булыр"...

Өч елга якын тирә-юньдәгеләр ярдәменә мохтаҗ булып, урынга берегеп кенә яшәүче күршем Наил, хатыны Бәриянең йөзенә туп-туры карап, шулай дип җырлап җибәрде. Бәрия дә, елмаеп кына, җыр сүзләре белән килешүен белдерде.

Күп еллар трактор, комбайннар егәрләп, колхозның төрле эшләрендә көч куйган, беркемгә дә начарлык кылмаган, ачуланышмаган, уен- көлкеле, җор телле, олпат гәүдәле Наил бүген үз аягында бер адым атлаудан мәхрүм булып, аяныч чиргә дучар булды шул. Әмма минем әйтәсе килгән сүзем - Наилнең тугры тормыш юлдашы, уңган-булган Бәрия хакында.

Каршы як күршебез Бәрия белән Наил биш бала - дүрт кыз, бер егеткә гомер бирделәр. Балалар исә бүгенге көндә һәрберсе гаилә корып, берсеннән-берсе матур балалар үстереп, әти-әниләрен сөендереп яшиләр. Сүз уңаеннан, кечкенә чагыннан ук әнисенең уң кулы булып, фермада аның төркемендәге сыерларны саварга булышкан олы кызлары Наилә бүгенге көндә районның Мактау тактасын бизәп тора. "Урал" хуҗалыгының иң алдынгы савымчысы буларак, дәүләт җитәкчеләре кулыннан бүләк алган Наилә хаклы рәвештә мактауга лаек.

Бәрия килен булып төшүгә, Наилнең әнисенә әйткән сүзләрен гыйбрәт итеп сөйләделәр: "Әни, этне өрергә, киленне эшләргә алалар. Киленең булды, бернәрсә эшләмә, ял ит!" Бу киленне кагу түгел, ә әнине олылау дигән сүзләр иде. Ә Наил әнисен дә олылап, хатынын да кадерләп яшәде.

Ишле, тырыш гаиләдә үскән Бәриягә эшне өйрәтәсе дә, күрсәтәсе дә юк. Эшкә ай-һай гайрәтле булды да инде. Ир-атлар да аның эшләвенә шаккаталар иде: хатын-кыз кулы ятардай бөтен эшне гөлләр күк итеп эшләү генә түгел, булыр-булмас кайбер ирләрнең көченнән килмәгән эшләрне дә ялт итеп башкарып куя ул. Гомере буе колхозның алдынгы терлекчесе булып эшләп, лаеклы ялга чыкты.

Сабыр да, түземле дә булды ул. Ә сабырлыкны сындырып сынардай вакытларда туганнарның бер-берсенә ныклы терәк булулары гына сынарга, сыгылырга ирек бирмәде. Ә сынауларның сабырлыкны сыный торганы алда сагалап торган икән.

Авыру тәрбияләү үзе генә дә күпме сабырлык таләп итә. Бик кирәк вакытларда булышучы башка гаилә әгъзалары булса да, таякның юан башы көне-төне яныннан китмичә тәрбияләгән Бәриянең үзенә төшә. Өйгә килеп керүгә, авырып ятучы барлыгын да белдермәс чисталык, Наилнең өс-башының пөхтәлеге...

Кулына кашык тотып каба да алмаган кешене көне буе, яшь бала тәрбияләгәндәй ашат, эчерт, урын-җирен алыштыр. Әле, җитмәсә, Наилнең әйткән сүзләре... Җырларына кадәр дәфтәр тутырып язып бара Бәрия. Сәламәт чакта, җәйге кичләрдә бик матур итеп җырлап утырырга ярата иде Наил, хәзер шуларны исенә төшереп җырлый.

Бәриянең ирен шулай хөрмәтләвенә, олылавына, тәрбияләвенә чын-чынлап сокландым, күршемнең батырлык та, матурлык та дип аталырга мөмкин булган күркәм холкын гыйбрәт итеп күрсәтәсем килде.

Бүгенге көндә Наил күп нәрсәне онытса да, акылы чигенсә дә, җырында җырланганча, үзен югалтканнан Бәриягә читен булачагын сиздерә бит. Әйе шул, гомерләр сыналудан гыйбарәт...

Рәсүлә ШАКИРОВА, Олыяз авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk