Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Ромашка” бакчасында үткән күңелле вакыйгалар нәниләр күңеленнән җуелмас (фото)

Без "Ромашка" балалар бакчасы белән күптәннән таныш. Әле дә хәтердә, нәниләребезне җитәкләп, кечкенәләр төркеменә килгән идек. Безне ягымлы елмаеп Халидә Ибраһимова белән Илзирә Әхмәтгалиевалар каршы алды. Әниләреннән аерыласы килмәгән сабыйлар елашалар, үзебез борчылабыз... Әмма җылы, йомшак тавышлы тәрбиячеләр балаларыбызга бакчага, чит-ят коллективка ияләнергә ярдәм иттеләр. Алар яңа дөнья танырга өйрәнеп...

Без "Ромашка" балалар бакчасы белән күптәннән таныш. Әле дә хәтердә, нәниләребезне җитәкләп, кечкенәләр төркеменә килгән идек. Безне ягымлы елмаеп Халидә Ибраһимова белән Илзирә Әхмәтгалиевалар каршы алды. Әниләреннән аерыласы килмәгән сабыйлар елашалар, үзебез борчылабыз... Әмма җылы, йомшак тавышлы тәрбиячеләр балаларыбызга бакчага, чит-ят коллективка ияләнергә ярдәм иттеләр. Алар яңа дөнья танырга өйрәнеп килүче сабыйларны тәрбияләүдә күп көч куйдылар: сөйләшергә, кашык тотып ашарга өйрәттеләр, уйнаттылар-җырлаттылар, әкиятләр сөйләделәр. Ә икенче кечкенәләр төркеменә безне Илзирә белән бергә Миләүшә Фәләхова кабул итте. Ул да бик мөлаем, сабыр ханым, балаларыбыз аны да бик яраттылар. Кече тәрбияче Миләүшә Борһановага да хөрмәтебез зур, ул да бик игътибарлы булды.

"Ромашка" балалар бакчасында һәр чара бик матур, оешкан төстә уза. Бәйрәмгә барган саен сөенеп, куанып кайтабыз. Музыка җитәкчесе Ирина Гафарова бар күңелен биреп эшли. Ә өлкән шәфкать туташы Минзәлидә апа Пржакова балаларның сәламәтлеген кайгырта, үзенең файдалы киңәшләре белән дә ярдәм итә ул. Логопед Хания Сәлахова балаларны дөрес сөйләм серләренә өйрәтте. Пешекчеләрнең хезмәтләрен исә балалар авызыннан әйтелгән бер җөмлә бәялидер: "Әни, садиктагы шикелле итеп пешерик әле", - диләр алар. Шулай итеп, кишер пирогларын, эремчек запеканкаларын балалар бакчасындагы кебек әзерләргә өйрәндек. Әлеге дус-тату, тырыш коллективны Гөлназ Зыятдинова җитәкли, балаларның тиешле тәрбия алулары өчен җан атып йөрүче бакча мөдире ул.

Кай арада гомер үткән диген, балаларыбыз мәктәпкә әзерлек төркеменә дә килеп җиткәннәр. Озакламый алар белем йортына юл алырлар, ә балалар бакчасында үткән күңелле вакыйгалар нәниләр күңеленнән җуелмас.

Әти-әниләр исеменнән Ризилә КОРБАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев