Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ришвәт түгел, күчтәнәч

Район газетасында коррупциягә каршы район комиссиясе әгъзалары тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре бирелгән иде. Алар бездә борчу тудырды. Үзәк район дәваханәсендә берничә тапкыр дәваланырга туры килсә дә, табибларның бездән беркайчан да акча сораганы булмады. Шулай да рәхмәт йөзеннән конфет яки башка тәм-том калдыруыбызны яшермибез. Аякка басарга ярдәм иткән, сәламәтлегеңне кайтарган кешегә...

Район газетасында коррупциягә каршы район комиссиясе әгъзалары тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре бирелгән иде. Алар бездә борчу тудырды.

Үзәк район дәваханәсендә берничә тапкыр дәваланырга туры килсә дә, табибларның бездән беркайчан да акча сораганы булмады. Шулай да рәхмәт йөзеннән конфет яки башка тәм-том калдыруыбызны яшермибез. Аякка басарга ярдәм иткән, сәламәтлегеңне кайтарган кешегә күчтәнәч кызганыч мыни? Ә инде кемдер табибка үз теләге белән акчалата рәхмәт белдерергә тели икән, нигә бу турыда дөньяга таратырга һәм табибларны гаепләргә? Коррупция мени бу, чит илләрдә швейцарларга да акча калдырып китәләр бит әле. Чын коррупция миллиардлар белән эш иткән югары даирәләрдә ул. Ә көн саен ничәмә-ничә авыруларны кабул итүче, бетмәс-төкәнмәс зарларыбызны тыңлаучы, безне хәтта үз сәламәтлеген югалту хисабына дәвалаучы табиблар аз гына хезмәт хакына эшлиләр. Без кайчак алардан артык күпне таләп итәбез, ә алар бит роботлар түгел, безнең кебек үк кешеләр: арыйлар да, кайчак ялгышырга да мөмкиннәр.

Үзегезне хирург дип күз алдына китерегез. Авыр эш көненнән соң арып өегезгә кайттыгыз һәм йокларга яттыгыз, ди. Изрәп кенә киттегез һәм кинәт... телефон тавышы: кемгәдер ашыгыч рәвештә операция ясау сорала. Сезгә тиз генә фикерегезне һәм көчегезне туплап, төн уртасында дәваханәгә барырга һәм операция өстәле артына басарга кирәк. Ә иртән... кабат эшкә. Һәркем болай булдыра алмый.

Чит илләрдә хирурглар бармакларының сизүчәнлеген югалтмау өчен машинаны да үзләре йөртмиләр, аларның шәхси шоферлары бар, ди. Безнең илдә дә бу белгечләргә шундый хөрмәт күрсәтелсен иде.

Безгә үзәк район дәваханәсенең гинекология бүлегендә дәвалану насыйп булды. Анда чиста, барлык уңайлыклар булдырылган, җылы мөнәсәбәт хөкем сөрә. Акушер-гинекологлар Мансура Хейранова һәм Илнар Вәлиевларны күзәтеп, ирексездән сорау туа: кайчан ял итә икән алар? Авыруларны кабул итү, палаталар буйлап дәваланучыларның хәлен белеп чыгу, дәва чаралары билгеләү, операцияләр - барысын санап бетерү мөмкин түгел. Моннан тыш балалар тудыру йортына ашыгасы. Төнге чакырулар һәм операцияләр дә аз түгел. Шул ук вакытта алар пациентларга җылы, өметле сүзләр әйтергә дә өлгерәләр.

Табибларны юкка да гаепләргә ашыкмыйк без. Аларны сакларга кирәк. Алар бит үзебезнекеләр, безнең арабыздан. Ә бит шәһәр дәваханәләренә мөрәҗәгать итүнең шактый суммага төшүе мәгълүм, анда безне кочак җәеп көтеп тә тормыйлар.

Кадрия ХАРИТОНОВА, Рузалия ФӘЙЗРАХМАНОВА, Кукмара поселогы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев